tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар
Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар

Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар

Бүген, 29 сентябрь, Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессы бинасында кунак булдылар. Рамиль Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәтне “Хәзинә-тур” ел саен оештырып килә. Ел саен сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән аның иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез катнаша.

Кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде. Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, аның тарихы һәм биредә эшләп килүче проектлар хакында мәгълүмат бирде.Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан белән тыгыз элемтәдә булуын, хезмәттәшлек итүен дә ассызыклады

Очрашуда катнашучылар мондый очрашу өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Белешмә өчен:

Танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында  Башкортстанның Кырмыскалы районында туа. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Татар эстрадасы тамашачысына ул “Берләшик әле без, берләшик,  “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” һ.б. җырлары аша таныш. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*