tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда табиб истәлегенә мемориал такта куелды
Тубылда табиб истәлегенә мемориал такта куелды

Тубылда табиб истәлегенә мемориал такта куелды

Тубылда Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованы хөрмәтләп искә алдылар, аның якты истәлегенә мемориал такта куелды. РФнең атказанган табибы, Тубыл шәһәренең атказанган гражданины Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова күп еллар шәһәр Думасы депутаты, Тубыл татар милли–мәдәни мохтәрияте рәисе вазыйфасын башкарды. Күренекле шәхеснең якты истәлегенә 3 нче өлкә хастаханәнең өлкәннәр сырхауханәсе бинасы фасадына мемориал такта куелу тантанасына төрле милләт вәкилләре җыелды. Әлеге тантанада хөрмәткә лаеклы Фәүрия Мөхәммәтҗан кызын бер минут тынлык белән искә алдылар, истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар. Мемориал тактаны Дмитрий Бойко һәм Фәүрия Шәрипованың туганы Тәнзилә Сеитова ачтылар.

Мөһим вакыйгада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Дума рәисе Андрей Ходосевич, өченче өлкә хастаханәсенең баш табибы Дмитрий Бойко, шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин Фәүрия Шәрипованы җылы сүзләр белән искә алдылар, якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Мемориал такта куйдыруда зур тырышлык күрсәткән барлык якташларына, шәһәр думасына, өченче өлкә хастаханәсенең баш табибы Дмитрий Бойкога рәхмәтләрен белдерде мәрхүмәнең якын туганы Тәнзилә Сеитова.

Россия Федерациясенең атказанган табибы Ф.М.Шәриповага хөрмәт күрсәтергә коллегалары, якташлары, туганнары, дуслары килгән иде. Чарада себер татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм коллективы, ветераннар советыннан вәкилләр булды.

Тубылда балаларның сәламәтлеген саклау үсешенә зур өлеш керткән, ихлас күңеле белән һәркемгә ярдәмгә килгән Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованың рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Бу игелекле эшнең башында торучы шәһәр думасы депутаты Михаил Никитинга, Рәхилә Тагильбаевага, Нәсимә Кормановага, шәһәрнең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләр белдереп, эшләрендә уңышлар телик.

                                                        Римма Умитбаева

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*