tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Династия дәвамчысы Алсу
Династия дәвамчысы Алсу

Династия дәвамчысы Алсу

Киләсе атнада, 5 октябрь көнне, укытучылар үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәр һәм шул уңайдан без сезне хезмәт юлын башлап кына килүче яшь педагог Алсу Айсина белән таныштырабыз. Алсу Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарда туып-үскән, җирле мәктәп ябылганчы җиде класс шунда укыган, аннары күрше рус Пожары мәктәбен тәмамлап, Түбән Новгородтагы Лобачевский исемендәге университетның филиалы булган Арзамас педагогия университетына укырган кергән. Хәзер ул физика-математика факультетының соңгы, 5 курсында укуын Сергач шәһәренең 6 номерлы мәктәбендә физика фәнен укыту белән берлектә алып бара. Алсу белән корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

-Алсу, бу һөнәрне сайлавың очраклы түгелдер бит?

-Юк, әлбәттә, бу һөнәр безнең гаиләдә буыннан буынга килә. Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да аларның әби-бабайлары укытучылар булган, әтинең әнисе Гөлзар әбием дүрт дистә елдан артык Кочко-Пожар мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытты, әтиемнең сеңлесе Лилия апам ике дистә елдан яшь буынга белем-тәрбия бирә, әнием Рузилә дә укытучы, хезмәт юлын шулай ук авылыбыз мәктәбендә башлап, хәзер рус Пожары мәктәбендә эшли. Мин әле башлангыч классларда укыганда ук укытучы булам дия идем һәм фикеремне бер дә үзгәртмәдем. Бөренче укытучым Наилә апа Кабированың да йогынтысы булды, аның ничек итеп дәрес алып баруы, безгә булган мөнәсәбәте бик ошый иде. Аннары, балалар белән эшләү бит ул һәрвакыт хәрәкәт, үсеш, замана белән бергә генә түгел, берничә адым алдан атлыйсың, барлык яңалыклардан хәбәрдар булып торасың. Әлбәттә, җиңел түгел, әмма бик кызыклы һөнәр.

-Ә нәкъ, бер карашка, бик катлаулы булган фәннәрне сайладың?

-Мин һәр нәрсәдә төгәллекне бик яратам, шуңа да төгәл фәннәр сайладым. Физика белән математиканың берсенә дә өстенлек бирә алмадым, икесен дә яраттым, ә инде Арзамаста шушы ике юнәлеш буенча да укырга мөмкинлек булуын белгәч, ике дә уйламый шунда кердем.

-Алсу, эшләп укуы җиңел түгелдер?

-Әлбәттә, әмма укытучыларыбыз безне аңлый, һәрчак ярдәм итәләр. Мин атнаның ике көнен үзем укыйм, өч көнен укытам, 7-10 классларда 16 сәгатем. Үземнең дәресләрне дә хәзерлисе бар, укыта торган дәресләремә дә зур әзерлек кирәк. Әлегә барысына да өлгерәм, укуны да, эшемне дә бик яратам.

-Укучылар белән уртак тел таба алдыңмы?

-Тулаем алганда, андый зур авырлык юк. 7 класс әле бала-чага, 8 нчеләрдән башлап инде яшүсмерләр, барысына да аерым мөнәсәбәт, дәрес белән кызыксындыру кирәк. Әлегә бернинди проблемалар туган юк, дәрестән тыш вакытта да аралашабыз, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Мин барлык практикаларны да шушы мәктәптә үттем, шуңа да балалар таныш, кайберләренә 5-6 классларда математика укыткан идем. Коллектив та әйбәт, баштан ук яхшы кабул иттеләр.

-Алсу, бюджеттамы, түләпме укыйсың, укуыңны дәвам итәргә планлаштырасыңмы?

-Баштан бирле бюджетта укыйм, гел дүртле-бишлегә барам, бер генә дә стипендиясез калганым юк. Укуымны дәвам итәргә телим, әлбәттә, магистратурага керергә планлаштырам. Белем, күпме генә алсаң да аны, күп булмый.

Бүгенге укучы нинди, үзеңнең мәктәп елларың белән чагыштырганда аерма бармы?

-Мәктәпне тәмамлавыма дүрт кенә ел булса да, аерма бар. Хәзер укучылар, ничек дип әйтим, акыллылармыдыр, ниндидер шуклыклар эшләмиләр диярлек, кайчак берәр сорау биреп кенә катлаулы ситуация тудырырга мөмкин.

-Белгәнемчә, син мәктәптә укыганда класстан тыш чараларда актив катнаша идең, хәзер дәме шулай?

-Әйе, тырышам, әмма соңгы курсларда уку катлаулана барган саен вакыт җитми. Милли чараларда катнашырга яратам. Мәсәлән, быел әниебез өлкә “Нижгарбикә” конкурсында катнашты, сеңлем Әлфия белән аның төп булышу төркеме идек һәм әниебезнең конкурста җиңү яулавында безнең дә өлешебез бар.

Күптән түгел, август ахырында узган шәһәр көнендә креатив милли костюмнар күрсәтеп, Кочко-Пожар балалар бакчасы данын якладык.

Әлфиябез март аенда Уразавылда узган “Татар малае. Татар кызчыгы” конкурсында катнашканда әзерләнергә ярдәм иттем һәм сеңлем анда җиңүче дип табылды.

-Алсу, очрашып, әңгәмә корырга вакыт тапканың өчен зур рәхмәт, укуыңда һәм эшеңдә уңышлар сиңа, шәхси тормышыңда бәхет телибез һәм инде киләчәк профессиональ бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз, укытучылар династиясенең дәвамчысы буларак, сайлаган һөнәреңә тугры булып кал, барлык хыялларың тормышка ашсын.

-Рәхмәт, “Туган як” газетабыз да озын гомерле булып, матур язмалары белән гел шатландырып торсын.

Наилә ЖИҺАНШИНА 

“Туган як” газетасы 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*