tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлекчәсе утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлекчәсе утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлекчәсе утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлекчәсе чираттагы утырышында башкарган эшләренә хисап тотты, шулай ук алга таба эшчәнлек буенча бурычларны билгеләде.  Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Рамил Хәлимов катнашты.

Төп доклад белән җирле оешма җитәкчесе Факил Сафин чыгыш ясый.  Ул    Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлекчәсен әле ике елга якын гына җитәкли. Шул вакыт аралыгында оешмада уңай үзгәрешләр күренә. Төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару өчен бүлекчәдә 9 комитет төзелгән. Утырышта аларның җитәкчеләре дә башкарылган эшләргә хисап тотты. Чыгышларда Чаллы шәһәрендә милли көрәшне үстерү, яшьләр белән милли юнәлештә эш алып бару юллары, мәктәпләрдә татар телен укыту һәм телне саклап калу алымнары турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

Факил Сафин белдергәнчә, җирле оешма Яр Чаллы шәһәрендә туган телне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне үстерү, саклап калуга багышланган проектларда да актив катнаша.

“Ата-аналарны балаларны татарча сөйләштерүгә ирешү, аларны милли тәрбиягә бору иң кирәкле һәм җиңел булмаган эшләрнең берсе. Татар гаиләсе – көндәлек игътибар итә торган өлкә. Монда тынычланырга урын юк. Шәһәр хакимиятендә милли мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә бүлек булса, яхшы булыр иде. Казанда милли эшләр буенча бүлек оештырылды. Айсылу Лерон алып бара. Милли проектларны тормышка ашыру юнәлешен алга куйсак, мондый бүлекнең булуы һичшиксез кирәк.  Яр Чаллы – татарлар яши торган Үзәкләрнең берсе, Татарстан Рәисе искәрткәнчә – татарлар бары тик татарларга гына кирәк. Татарны кемдер кайгыртыр дип уйлау хата, безнең өчен берәү дә килеп эшләп йөрмәс,”-дип борчылуын белдерде Факил Сафин.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Ул Яр Чаллыдагы җирле оешма эшчәнлеген уңай бәяләде. Бөтендөнья татар конгрессының алда торган проектлары белән таныштырды.

” Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев карары нигезендә, муниципаль районнар белән эшчәнлеккә аерым игътибар бирелә. Шул уңайдан, Конгрес каршында эшләп килүче оешмаларның тәкъдимнәрен җыю бурычы куелды. Эшне җанландыру өчен сездән тәкъдимнәр көтәбез,” – дип белдерде Ирек Шәрипов.

Очрашу ахырында ул актив эшчәнлек алып барган милләттәшләребез – Чаллы шәһәренең татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Айдар Илдус улы Нәҗмиевка, Милли матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Мәхмүт кызы Йосыповага, “Эврика” мәдәният комплексы директоры Галиева Ландыш Фирдәвес кызына конгресс бүләкләрен тапшырды.

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*