tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ядәч! Истә! Бери да помни»
«Ядәч! Истә! Бери да помни»

«Ядәч! Истә! Бери да помни»

Үзебезнең милли киноны үстерү максатыннан мин, Самара өлкәсенең “Яктылык” мәктәбендә укучы бер төркем балаларны һәм ата-аналарны ияртеп, фильм премьерасын карарга киттек.

“Бери да помни” дип аталган нәфис фильм, беренче карашка, бик җиңел, мавыктыргыч, яхшылыкка өндәүче картина. Бүгенге балаларга инде күптән онытылган “ядәч” уенын күрсәтә, милли татар көйләрен искә төшерә. Уен аша фильм геройлары тормышта булган авырлыкларны җиңеп чыгалар. Бу исә балаларның да, олыларның да башларында бөтерелгән мең төрле проблемаларны уен аша гына, гади юллар белән дә чишеп булуын аңлата.

Чын татар авылы… Фон булып онытыла башлаган татар көйләре яңгырый, ул яшь йөрәкләрдә миллилек хисләрен уятуга ишарә итә. Авырлыклар килгәндә бер-береңә булышу хисләре дә ачык итеп чагылдырылган. Әмма тирәнгәрәк кергән саен, безнең татар халкы, бигрәк тә гомер буе авылда яшәгән әби-бабайлар өчен гомумән ят булган гамәлләр дә аз түгел.
Фильмда бүгенге көн вакыйгалары күрсәтелә. Төп герой Рәсим карт оныгы янында да, яшереп тә исерткеч эчемлекләрне җиппәрә генә. Бу татар киносын ямьсезләндергән күренеш, дип саныйм. Чөнки хәзерге картларның күпчелеге ислам дине кануннары буенча яшиләр, хәмер белән мавыкмыйлар. Бу үткән гасырның 70 – 80нче елларына хастыр. Опека бүлегеннән килгән ханым алдында Рәсим картның сөлгесе төшеп китүе исә татарның тыйнаклыгын җиргә салып таптау белән бер булды.

Ә Суфия ханым… Аның образы ихлас күңелле татар әбисенә туры килмидер, дип уйлыйм. Беренчедән, әйтегез әле, кайсы авыл әбиләре кыска җиңле күлмәк киеп йөргәне бар? Аның сөйләме бер дә безнең әбиләребезнекенә охшамаган. Гадәттә, әби кеше оныкларына яратып “улым, кызым, балам” дип дәшә. Әмма фильмның башыннан ахырына кадәр бу сүзләр әби авызыннан да, бабай авызыннан да чыкмады. Бары тик “Илһам, Илһам” дигән исем генә яңгырады. Шулай ук, әбиләребез генә түгел, инде күп кенә урта яшьләрдәге апаларыбыз да, дингә йөз тотып, яулык бөркәнә башлаган заманда олы яшьтәге Суфиянең башыннан яулыгын салдыру да күркәм гамәл түгел иде.

Башка геройлар арасында репликалар, диалоглар аз булу да игътибарымны җәлеп итте. Безнең татар кешесе, гадәттә, килеп керүгә хәл белешә, авыр кайгы килгәндә, артыгын сорамаса да, кайгысын уртаклаша, тынычландыру сүзләрен әйтми калмый. Ә менә хат китергән почтальон хуҗалар белән рәтләп исәнләшми дә. Сөйләшеп торулар гомумән юк. Бу да бөтен яңалыкларны белеп
торган авыл халкы өчен ят күренеш. Башка геройлар арасында да әңгәмә корулар, гәпләшүләр бик аз. Шунлыктан фильмның сюжеты югала, сценалар бер-бер артлы бармый, эпизодларны аңлау тамашачыда кыенлык тудыра.
Нәтиҗә ясап шуны әй¬тә¬сем килә, яхшылыкка өндәүче әлеге фильм милли йөзебез¬не күбебезгә билгеле булган гади элементлар – “ядәч” уены, кыстыбый, буза, татар халык җырлары аша гына чагылдыра алган. Ә менә татар кешесенең кайгыртучан күңел халәте тулысынча тасвирланмаган. Шуңа да карамастан, бүгенге көндә авыл халкының бердәм булуы, чын күңеленнән ярдәм итә белүе яхшы итеп бирелгән.

Гүзәл Гыйниятова: “Фильмның сюжеты балаларның да, олыларның да күңеленә үтеп керерлек. Барыбыз да залдан тетрәнү хис¬ләре алып чыктык. Бигрәк тә инде онытылган балачак уеныбыз – “ядәч” уенын зур экраннарда күрү кызыклы булды. Җыелышып татар киносын карарга баруыбыз да балаларны һәм әти-әниләрне берләштерде”.

Гөлгенә Сәлахова: “Фильмның асылына тирән мәгънә салынган. Тормыш тарафыннан бирелгән авырлыклар гап-гади балачак уены ярдәмендә җиңелрәк үтеп китәләр. Тамашачы тирәнгәрәк кереп фикерләмәгән тормыш кыйммәтләре, хаталары, яшәү рәвешләре турында уйлана башлыйлар. Ошап бетмәгән моментлар да юк түгел. Татар киносында бабайның хәмер эчемлек белән мавыгуын күрсәтү бик тә матур күренеш түгел, әбинең образы да чын татар авыл хатынына туры килми. Хәер, балалар бу фильмның төп мәгънәсе нидә булуын аңлап җиткерә алмаганнардыр. Алар өчен күбрәк “ядәч” уены мавыктыргыч һәм кызыклы булды”.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*