tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Закиров: Татарстан һәрвакыт гаилә учагы янып торган нигез йорт кебек булды
Рамил Закиров: Татарстан һәрвакыт гаилә учагы янып торган нигез йорт кебек булды

Рамил Закиров: Татарстан һәрвакыт гаилә учагы янып торган нигез йорт кебек булды

Бүген Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы башланды. Биредә Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле, Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамил Закиров чыгыш ясады.

– Татарстан безнең өчен кече Ватаныбыз булып тора. Без республиканың үсеше белән горурланабыз.Татарстан һәрвакыт гаилә учагы янып торган нигез йорт кебек булды. Без дә әлеге йортны ныгыту өчен үз өлешебезне кертә алабыз. Без үз төбәгебездә  туристик маршрутларны үстерергә, Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләргә һәм Татарстанга инвестицияләр җәлеп итәргә әзер. Шулай ук  татар эшмәкәрләре өчен Ерак Көнчыгыш базарын үзләштерүдә ярдәм итү күздә тотыла, – дип билгеләп үтте ул.

Рамил Закиров Якутия халыкларының милли байлыгын чагылдырачак “Кечкенә Якутия” туристик этнокомплексын булдыру турында да сөйләде. Комплекс Лаеш районында урнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*