tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Гайсин: Себер татар эшмәкәрләре һәрвакыт бер-берсенә булышып яшиләр
Ринат Гайсин: Себер татар эшмәкәрләре һәрвакыт бер-берсенә булышып яшиләр

Ринат Гайсин: Себер татар эшмәкәрләре һәрвакыт бер-берсенә булышып яшиләр

Төмән өлкәсенең Җаваплылыгы чикләнгән «Полимергрупп» җәмгыяте генераль директоры Ринат Гайсин  “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул «Полимергрупп» оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.

-Безнең компания Төмән өлкәсендә полиэтилен торбалар һәм җылылык изоляциясе материаллары җитештерү өлкәсендә 16 ел дәвамында зур эш алып бара. Роснефть, Газпром нефть, Новатэк, Первый Стройцентр, Лукойл кебек оешмалар «Полимергрупп» җәмгыяте белән бергә эшлиләр. Хәзерге вакытта компания тагын бер завод төзергә планлаштыра,- диде ул.

Җаваплылыгы чикләнгән «Полимергрупп» җәмгыяте генераль директоры Төмәндә яшәүче татар эшмәкәрләренең төрле чаралар оештыруда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер икәнен билгеләп үтте.

Бүген Казанның “Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк” технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*