tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды

Бүген Казанның “Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк” технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул форум делегатларын, Татарстан парламенты депутатларын, Сәнәгать һәм сәүдә палата вәкилләрен, Татарстан инвестиция агентлыгы җитәкчеләрен һ.б. сәламләде.

-Быелгы форумның үзенчәлеге буларак – өч бизнес категориядә эшләүче татар эшмәкәрләре Казанга чакырулы иде. Форумның 3 көнлек программасы сезнең фикерләр-тәкъдимнәрегезгә таянып төзелде. 20 ноябрь  көнне делегатлар Татарстанның  Яшел Үзән муниципаль  районына барды. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар исеменнән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Афанасьев Михаил Павел улына һәм аның бердәм командасына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Васил Гаязович пленар утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сәламләү сүзен  җиткерде. “Бүген Татарстан бизнесын һәм төрле төбәкләрдә илләр җәмгыятьчелеген берләштерү өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы аеруча мөһим роль уйный” диелгән иде Президентның Сәламләү хатында.

Быелгы форум Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе сүзләренчә, Сәүдә-сәнәгать палатасы республикабызның бизнес-җәмәгатьчелегенең хакимият органнары арасында арадашчы, абруйлы һәм уңышлы мәйданчык булып тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*