tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләрнең сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур җаваплылык
Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләрнең сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур җаваплылык

Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләрнең сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур җаваплылык

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татар эшмәкәрләренең Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур горурлык һәм җаваплылык.

«Эшмәкәрлекнең үз законнары бар. Эшмәкәрлек дигәндә төп оешма – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы. Алар су өстендә йөзеп барган көймә кебек эшли – барлык нечкәлекләрне дә белә. Санкцияләр, импорт алыштыру, дибез. Безгә файдалы эш коэффициентын күтәрәсе иде. Аны Сәүдә-сәнәгать палатасы гына күтәрә ала», – диде ул «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проектын тәкъдим иткәннән соң.

Васил Шәйхразыев фикеренчә, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы аша татар эшмәкәрләре үзләренең эшендә дөрес юнәлешләр, кирәкле ярдәм ала алыр иде.

  • XV «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*