tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Тарзимина: Эшмәкәр буларак беренче адымнарымны Казанда ясадым
Лилия Тарзимина: Эшмәкәр буларак беренче адымнарымны Казанда ясадым

Лилия Тарзимина: Эшмәкәр буларак беренче адымнарымны Казанда ясадым

Хәзерге минутларда Казанның “Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк” технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы бара. Әлеге чарада Мурманск өлкәсе, Североморск шәһәре делегаты – шәхси эшмәкәр Лилия Тарзимина чыгыш ясады. Ул Мурманск өлкәсендә 13 ел торуын һәм гаиләдә татар мөхите саклап яшәүләрен ассызыклады.

-“Якташ” иҗтимагый оешмасы составында без татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйлар, төрле утырышлар һәм чаралар үткәрергә тырышабыз. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка аерым зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Безгә төрле яктан һәрвакыт булышып, ярдәм кулы сузасыз,- диеп белдерде ул.

Лилия Тарзимина “Ателье тортов” диеп исемләнгән кондитерлык цехы эше турында да сөйләде. Биредә берничә төрдәге тортлар, бәлешләр, чәкчәк һәм  баллы продукция әзерләнә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*