tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Кәримов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Тимур Кәримов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Тимур Кәримов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Бүген Казанның “Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк” технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы ачылды. Әлеге чарада Кыргызстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Тимур Кәримов катнашты.

Ул “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен җиткерде. Тимур Кәримов оешманың Кыргызстан татар бизнесменнары эшчәнлегенә һәм “Туган тел” татар җәмгыятенә ярдәме зур икәнен билгеләде.

– “Туган тел” татар җәмгыяте катнашында агымдагы елның сентябрь аенда Кыргызстан “Болгар” бизнес клубы оештырылды. Әлеге оешманың миссиясе – татарларның социаль-икътисади байлыгын , татар халкының профессиональ һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерү. Кыргызстан “Болгар” бизнес клубы социаль һәм мәдәни проектлар булдыру өчен татар бизнесманнарының тырышлыгын берләштерә, татар телен укытуда ярдәм итә һәм әлеге регионда татар телен, аның мәдәниятен саклау эшен башкара.

Тимур Кәримов клуб эшенең төп максаты – хәйриячелек булуын да ассызыклады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*