КФУ студентлары аны татар теле синтаксисы фәнен укыткан мөгаллим буларак белә. Сүзебез – университетның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева турында. Аның белән мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр, дәреслекләр төзүдәге үзенчәлекләр һәм татар фәненең киләчәге турында сөйләштек.
«Гомеремне фән юлы белән бәйләү – язмыш эшедер»
– Рамилә Камиловна, Сез кайсы яклардан, ни өчен фән юлын сайладыгыз?
– Мин Биектау районы Ямаширмә авылыннан. Без, өч кыз, әти-әни, дәү әти-дәү әни тәрбиясендә үстек. Безнең гаиләдә укуга мөнәсәбәт бик көчле иде. Көндәлеккә әни беркайчан да имзасын куймады, билгеләр белән әти танышып барды. «5»легә караганда «4»леләр артса, әти канәгать түгел. Инде «3»ле алсак, бер-ике җөмлә белән шелтә белдерә иде. Без барыбыз да югары уку йортын тәмамлап, югары белем алдык. Бу – гадәти күренеш, шулай булырга тиеш, дип кабул итә идек.
Татар теле укытучысы Рузалия апа Мортазина шигырь бәйрәменә дә, төрле иҗади кичәләргә дә, язучы-шагыйрьләр белән очрашуларга да җитәкләп алып чыгып китә иде. Татар теленә юнәлешне ул күрсәтте. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм Көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. Безнең төркем бик көчле иде, күбебез фән һәм укытучылык юлын сайладык. Арабызда филология һәм тарих фәннәре кандидатлары, докторлары бар. Мәсәлән, Илһам Гомәров, Азат Ахунов, Флёр Гыйлемшин, Лилия Мөхәммәтҗанова, Рамилә Яруллина, Зоя Кириллова һ.б.
Гомеремне фән юлы белән бәйләү – язмыш эшедер дип уйлыйм. Укытучы булу миңа бик ошый.
Югары уку йорты программасы нигезендә мәктәптә практика узган вакытта күрсәткән беренче дәресем әле дә истә: 1нче татар гимназиясе укучыларына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре белән әдәбият дәресе үткәрдем. Китапханәдән «Рөстәм маҗаралары»ның төрле елларда басылып чыккан басмаларын сорап алдым. Өч китап бирделәр, өчесендә өч төрле рәсем иде. Берсендә – абага, икенчесендә – Рөстәм, өченчесендә шартлау күренеше. Тактага шушы китапларны тезеп куйдым да, укучылардан әсәрнең нәрсә турында икәнлеген сорадым. Хәзер шушы алым методикага кереп китте. Бала бүгенге көндә теманы үзе уйлап чыгарырга, үзе максат куярга тиеш, дибез. Ә ул алымнар күптәннән кулланылган икән!
Методистыбыз Дания Заһидуллина дәресне ошатып, миңа Татар дәүләт гуманитар институтына эшкә барырга тәкъдим итте. Бишенче курсны тәмамлаганда, кечкенә сабыем – улым Ранил бар иде. Шулай да тәвәккәлләдем. Проректор вазифасын башкарган профессор Флера Ганиева эшкә кабул итте. Шулай итеп, югары уку йортында эшли башладым. Монда, әлбәттә, фән юлыннан китмичә мөмкин түгел иде. Нәтиҗәдә, көтмәгәндә-уйламаганда, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага кереп, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә синтаксис юнәлешеннән белем ала башладым.
– Татар теле синтаксисы – бик катлаулы юнәлеш. Авырсынмадыгызмы? Нигә бу юнәлешне сайладым дип, үкенгән чаклар булмадымы?
– Университетта безне бик көчле остазлар укытты: Диләрә Тумашева, Фәһимә Хисамова, Флёра Сафиуллина, Сәгадәт Ибраһимов, Фәнүзә Нуриева, Тәлгать Галиуллин, Вахит Хаков, Флёра Ганиева һ.б. Мин аларның һәрберсенең укыту манерасын, аларның укыту ысулларын кулланам. Синтаксисны бик яратам, озак еллар югары уку йортында эшләвем дә синтаксис аркасында. Синтаксис – логиканы эшкә җигә торган тел тармагы. Укучыларны, шәкертләремне дә логик фикерләргә өйрәтәсем килә.
Катлаулы кушма җөмләгә схема сызу нәрсәгә кирәк, ансыз да яшәп була, диләр. Схема сызу – шахмат уйнаган кебек үк: баланы фикерләргә өйрәтә торган бер алым санала. Диссертациямне вакытында яклап, филология фәннәре кандидаты дигән исемне ала алдым, Аллага шөкер.
«Дәреслекләрне улым һәм аның иптәшләренең белем дәрәҗәсенә карап яздым»
– Сез мәктәп укучыларын да укыткансыз, хәзер инде 28 ел студентлар белән эшлисез. Кайсы төркем белән эшләве җайлы?
– Улым укырга кергәч, шул сыйныфка берничә ел дәвамында татар теле укыттым. Мәктәптә эшләү – искиткеч катлаулы хезмәт ул. Югары уку йорты системасы – башка. Студентларга инде аң-акыл кергән, алар үзләренә нәрсә кирәген белә, аңлы рәвештә белгечлекне сайлап киләләр икән, синең предметыңны аңлап һәм теләп укыйлар. Шуңа күрә, укучы балалар белән эшләүгә караганда, студентлар белән эшләве җиңелрәк, дип саныйм.
– Сезне татар теленнән дәреслекләр авторы дип тә беләбез. Ничек алындыгыз бу эшкә?
– Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Фираз Харисов һәм аның тормыш иптәше, профессор Чулпан Харисова 3-4 сыйныфлар өчен дәреслекләр язуда автордаш буларак катнашырга чакырдылар. Алар – бик оста методистлар. Дәреслек язу буенча уңышларым бар, уңай фикерләр ишетүгә ирешәм икән, димәк, бу – остазларымның хезмәте. Мин аларга рәхмәт укып яшим, чөнки алар дәреслек язу серләренә төшендерделәр һәм юнәлеш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, шушы зур бер юнәлешкә кызыксынып кереп киттем, тулы бер дәреслекләр линиясенең авторы буларак саналам.
Дәреслекләр язу эше 2013 елдан башланды. 2015 елдан дәреслекләр федераль исемлеккә кертелде, бу – бик зур нәтиҗә. Хәзер дә ул зур җаваплылыкны сорый торган мәсьәлә. Башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр яза башлау катлаулы булды дип әйтәсе килми. Улым һәм аның иптәшләренең белем дәрәҗәсенә таянып эшләдем.
Урта сыйныфлар белән мәктәптә практика үткәндә эшләргә туры килде. Хәзерге вакытта инде күп еллар дәвамында мәктәп укучыларын олимпиадага әзерләү эшен алып барам. Мәктәп баласының нәрсә белгәнен һәм аңа ничек аңлатырга кирәклеге турында үземә нәтиҗә чыгара алдым һәм шул юнәлеш буенча эшлим.
«Рус теленнән сәгатьләр күп, татар теленнән аз»: программа бүгенге көн таләпләренә җавап бирә аламы?
– Дәреслекләр төзүдә нинди кыенлыклар туды?
– Иң зур проблема – эшләргә, иҗат итәргә тәүлектәге 24 сәгать вакыт җитмәү. Төп эшем – университетта укыту. Ә дәреслек язу өчен төн һәм ял, бәйрәм көннәре кала.
Мин «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты белән хезмәттәшлек итәм, алар авторларга әйтергә теләгән фикерләрен укучыга тиешенчә җиткерергә мөмкинлек бирә. Аларга иң мөһиме – сыйфат. Нәшрият җитәкчесе Даимә Харисова укытучы һәм укучыларның фикеренә колак сала. Төп максаты да – заман таләпләренә җавап бирә торган яхшы сыйфатлы дәреслекләр бастыру һәм мәктәпләргә тарату. Шуңа күрә авторга ярдәмгә иң оста рәссам, верстальщик, дизайнер, редактор, корректорны тәкъдим итә. Яхшы дәреслек ул авторның гына хезмәте түгел. Ул – тулы бер коллективның уртак бер җимеше.
Дәреслекләрне язуда тагын бер иң катлаулы мәсьәлә – программа. Соңгы елларда программа бик нык үзгәрде, һәм ул шактый катлаулы дип әйтер идем. Ә дәреслек авторлары программага таяна, аннан читләшергә ярамый. Укытучы исә шул дәреслек белән эшләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, «өйрәтә алмый» дип, ата-ана укытучыны ачулана, ә укытучы дәреслек авторын тәнкыйтьли. Без, әлбәттә, автор буларак әлеге программадагы материалны мөмкин кадәр җиңелрәк вариантта тәкъдим итәргә тырыштык.
Безнең 2013-2015 елларда язылган беренче дәреслекләребез буенча бары тик бер буын укучы гына укып чыкты әле. Хәзер Федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм программа үзгәрде. Узган ел 1-4 сыйныфлар өчен татар теленнән Кадрия Фәйзрахманова белән дәреслекләр яздык. Нәшрият аны Мәскәүгә илтте, һәм ул федераль исемлеккә кертелде. Быел 5-9 сыйныфлар өчен татар телен туган тел буларак укучылар өчен дәреслекләр әзерләдек, нәшриятка тапшырдык. Алга таба 10-11 сыйныфлар өчен дә дәреслекләр язарга ниятебез бар.
Сәгъдиева, Фәйзрахманова дәреслекләре линиясе 1-11 сыйныфлар өчен каралган. 8 ел элек эшләнгән дәреслекләргә хәзер инде борылып та карыйсы килми. Һәрхәлдә, аны укытучылар бик яратса да. Чөнки заман үзгәрә. Хәзер без ул дәреслекләрне башкача – хәзерге балаларның яшь үзенчәлекләренә генә түгел, ә кызыксыну дәрәҗәләренә дә туры китереп эшләдек. Совет заманындагы дәреслекләр белән чагыштырганда, яңа дәреслекләрдә күбрәк тоташ текстлар, төсле рәсемнәр урын алды. Төп максат – белем бирү генә түгел, укучыларны тәрбияләү һәм туган телләрендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү, теләк уяту. Шуңа күрә бу үзгәреш безгә файдалы гына: дәреслекләрне төзәтә алабыз, материалны укучыга башка форматта җиткерә алабыз.
«Сезнең дәреслек белән аңлатып булмый, дәреслегегез начар», – дип әйтүчеләр булды»
– Татар теленнән дә, әдәбиятыннан да төрле авторларның дәреслекләре кулланылышта йөри. Ничек уйлыйсыз: барлык мәктәпләрдә дә бертөрле генә дәреслектән укыту уңышлырак түгелме икән?
– Сез дөрес әйтәсез. Укытучылар еш кына: «Безгә вариативлык нәрсәгә кирәк? Бер дәреслек булсын, шуның белән генә укытыр идек, баш буталмас иде», – дип әйтәләр иде. Берничә ел элек рус мәктәпләрендәге татар балалары һәм татар мәктәпләре өчен татар теленнән программалар аерым, ләкин уртак бер дәреслек булырга тиеш, дигән фикер дә хупланды. Ике төрле программага таянып, ике линия өчен дә бер дәреслек язылды. Әлеге дәреслекләрне куллана башлагач, укытучылар кабаттан ике төркемгә аерылды: бер төркем дәреслекне – «бик җиңел», ә кайберсе – «катлаулы» дип әйтә башлады. Һичшиксез, укытучыга сайлап алу мөмкинлеген калдырырга кирәк.
Үземә дә шалтыратып: «Сезнең дәреслек белән эшләп булмый, дәреслегегез начар», – дип әйтүчеләр булды. Мондый очракта без башка авторларның дәреслекләренә күчәргә тәкъдим итәбез. Бу – гадәти хәл, мактау белән тәнкыйть һәрвакыт янәшә йөри, һәм алар кирәк тә. Укытучылар белән очрашканда да: «Мактау сүзләренә караганда тәнкыйть сүзләрен күбрәк әйтегез, хатабызны күрсәтегез», – дим. Һәм ул алга таба дәреслекне камилләштерергә мөмкинлек бирә. Нәшриятлар дәреслекләрне сайтка элә, теләгән кеше алдан танышып чыга ала. Үзенә уңай дип тапкан дәреслекләргә заявка бирә һәм рәхәтләнеп эшли.
– Сезнең дәреслекләр кайсы төркем өчен?
– Ике төркем өчен дә каралган. Укытучы, вакытын сарыф итеп, өстәмә биремнәр эзләп утырмасын өчен, мөмкин кадәр күбрәк күнегүләр тәкъдим итәбез. Авыррак күнегүләрне укытучы өчен төзелгән методик кулланмада йолдызчык белән билгеләп бардык. Бу күнегүне татар мәктәпләрендә укучылар өчен тәкъдим итәбез. Ләкин әгәр рус мәктәпләрендәге татар төркемендә дә көчле укучылар бар икән, укытучы күнегүләрнең барысын да эшләтә ала, әлбәттә. Монда бернинди чикләүләр юк. Дәреслекләрдә грамматика ике линия өчен дә бергә үрелеп бара, һәр дәрес эчендәге күнегүләр җиңелдән авырга таба тәкъдим ителә.
«Рус милләте кешеләре дә татар филологиясенә укырга керә»
– Шәхсән Сезнең өчен татар телен укучыга өйрәтү өчен иң уңышлы, отышлы дәреслек нинди? Совет чорындагы дәреслекләрне бер дә ким түгел дип мактыйлар бит.
– Кайбер җыелышларда: «Бу дәреслек начар, монысы әйбәт», – диләр. Бу фикерләрнең берсен дә яклыйсым килми. Һәр чорның үз дәреслеге бар. Без барыбыз да Совет чорындагы дәреслекләр белән укып чыктык, белем туплый алдык. Шул чор дәреслекләреннән белем алган рус милләтеннән булган берничә кызның: «Минем татар теле укытучысы буласым килә», – дип, татар филологиясе бүлегенә укырга керүләрен хәтерлим.
20 еллап элек студентларны инглиз гимназиясенә педагогик практикага алып барганым исемдә. Студент кыз 5нче сыйныф укучылары белән татар теле дәресен үткәрде. 10-11 яшьлек рус балаларының кушма җөмләләр төзеп, татарча сөйләшүләрен ишетеп, шаккатып кайткан идем. Алар теләсә кайсы темага җавап бирә, аралаша ала, сорауларга җавап бирә иделәр. Хәзерге көндә исә, чит милләт балаларына татар телен укытканда, күбрәк уен алымнарын куллану уңышлы санала. Әлбәттә, дәрестә балалар уйный, аралаша, аларга кызык. Ләкин коридорга чыгып, мин алардан: «Хәлегез ничек?» – дип сорыйм икән, алар инде миңа җавап бирә алмый. Димәк, монда – һәр чорның үз проблемасы. Теге – начар, бу – әйбәт, дип әйтеп булмый. Һәр дәреслек тә үзенчә камил.
Совет чорындагы дәреслекләр белән хәзергеләренең стильләре аерыла, чөнки максатлар төрле. Без үскәндә, баланы пионер, комсомол оешмалары, әти-әни тәрбияләде. Ата-ана иртәнге 8гә эшкә бара икән, аның кичке 5-6да өйгә кайтачагы билгеле булган. Һәр гаиләнең эш вакыты һәм ял вакыты бар иде.
Хәзер бу система юкка чыкты. Пионер, комсомол оешмалары калмады. Бала уянганчы, әти-әниләр эшкә китә, һәм алар тәүлек буе эшләргә мөмкин. Безнең балалар әти-әнине көтеп утыра алмый, гаилә белән бергә җыелышып кичке аш ашау да – сирәк күренеш, чөнки һәрберебез өйгә төрле вакытта кайта. Бу – бүгенге заман, яңа чор, безнең көндәлек тормыш. Элекке чорда балаларның туган телләрендә аралашуы гадәти күренеш булган, ә дәреслекнең дә, укытучының да төп максаты белем бирүгә кайтып калган. Ә хәзер исә укучыны тәрбияләү дә, аларны сөйләшергә өйрәтү дә укытучы җилкәсенә төшә. Нәтиҗәдә, дәреслекләр дә бөтенләй башка стильдә һәм башка максаттан чыгып языла башлады.
Без һәр дәрестә тоташ текстлар белән эшлибез, элекке кебек, бер җөмлә биреп, аңа синтаксик, морфологик яисә билгеле бер сүзгә фонетик анализ ясаттырып утырмыйбыз. Бу – балага кызык түгел. Сигез күнегү алабыз икән, аның барысы да баланы тәрбияләү максатын күз уңында тота. Ата-анага, укытучыга хөрмәт уяту, ватанны ярату, дустанә мөнәсәбәт, табигатьне саклау һ.б. Бөтен күнегүдәге текстлар төп теманы ачуга кайтып кала. Ул чәчмә, шигъри әсәр, әкияттән өзек яки кыйсса булырга мөмкин. Мәкаль-әйтемнәрне грамматика һәм сөйләштерү максатыннан кулланабыз.
– Бүгенге көндә дә рус милләтеннән булган яшьләр арасында татар теле юнәлешен сайлаучылар бармы?
– Яшел Үзәннән Полина Власова дигән рус кызы университетны 2 ел элек тәмамлады. Ул татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучысы белгечлегенә укыды. Алга таба да Полина кебек кызлар булыр, дип өметләнәбез. Аз булса да, андый кызлар бар.
«Балаларны аңлау өчен фәлсәфәче булырга кирәк»
– Хәзерге балаларның кулында телефон, планшет. Икенче төрле буын үсеп җитте. Хәзерге дәреслекләр телефон тотып үскән балага кызык микән?
– Бүгенге көндә төзелә торган кайсы гына дәреслекне алсак та, аларның һәркайсы искиткеч. Алар рәсемле һәм бай материалны үз эченә ала. Монда материалны укучыга никадәр җиткерә алу дәреслек авторыннан гына түгел, ә укытучыдан да тора. Дәреслекне алтын хәрефләр белән язып була. Әгәр дә укытучы аның белән эшли алмаса, бернинди нәтиҗә булмаячак: баланы кызыксындырып булмаячак.
Балага кызыклы мәгълүматны бирергә кирәк. Әсәрләр күп. Без Совет чоры дәреслекләрендә бирелгән мисалларны ала алмыйбыз, чөнки бала аның күбесен аңламый. Хәзерге яшьләрнең яшәеше, фикере башка. Балаларны аңлау өчен, фәлсәфәче булырга кирәк. Күнегүләр балаларны тәрбияли торган, аның күңеленә үтеп керә торган булырга тиеш. Бер укытучы да 100 процент белем бирүгә ирешә алмый. Ләкин без һәр баланы уйландыра һәм аны тәрбияләп чыгара алабыз икән, бу – укытучының иң зур җимеше. Максатыбызга ирешәбез, дигән сүз. Укучы алга таба киләчәктә кем генә булса да, анда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары була икән, димәк, бу – укытучыларның хезмәте. Дәреслекне төзегәндә, мин һәрвакыт шуны уйлап язам.
«Баш һәм иярчен җөмләне аермыйча, ия һәм хәбәрне тапмыйча, тыныш билгесен куярга өйрәтеп булмый»
– Хәзерге заман баласына катлаулы схемалар төзү таләбе куеламы? Без укыганда, «кирәк», «сез белергә тиеш» дип өйрәтәләр иде. Ә хәзер?
– Анализны татар мәктәпләре өчен генә тәкъдим итәбез. Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә грамматик анализга игътибар кимеде. Әгәр укытучы укучыны олимпиадага әзерли икән, мәктәп программасы белән генә чикләнеп калып булмый. Шуңа күрә без дәреслекләрдә анализ үрнәкләрен бирәбез, ләкин бу мәсьәлә укытучы карамагына калдырыла. Кирәк дип таба икән, анализ тәртибен аңлата.
Төп игътибар укучыны сөйләшергә өйрәтүгә юнәлтелсә дә, без бөтенләй дә теорияне төшереп калдыра алмыйбыз. Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау, авыз һәм борын тартыкларын аеру сүзгә дөрес итеп кушымчалар ялгарга өйрәтү өчен мөһим. Исемгә тартым кушымчасын ялгарга кирәк, тартымнан соң килеш кушымчасы ялгана һ.б. Бу терминнарны белмичә, бала дөрес сөйләшергә, җөмләне дөрес төзергә өйрәнә алмый. Укучы баш җөмлә белән иярчен җөмләне аермый икән, димәк, аңа тыныш билгесенең куелышын аңлатып булмый. Кагыйдә белән сөйләм бер-берсенә бәйле.
Яңа Әлифба турында: «Замана үзгәргәч, Әлифба да үзгәрде»
– Дәреслек төзегәндә, автордашларны ничек сайлыйсыз?
– Көчле автордашың, фикердәшең булу ул – бик зур бәхет. Авторлар коллективын я фәнни редактор билгели, я нәшрият тәкъдим итә, я бергә хезмәттәшлек иткән кешеләр чакырыла. Кайбер авторлар эшкә бик тиз керешеп китә, кайберләре бу эштән үзләре баш тарта, чөнки, чыннан да, бик авыр, җаваплы һәм күп вакытны сорый торган җитди эш ул.
Соңгы елларда дәреслекләрне Кадрия Фәйзрахманова белән төзи башладык. Ул озак еллар мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда, ләкин бүгенге көндә аның оныклары төрле сыйныфларда белем ала. Ул, аларның психологиясен аңлап, төрле тәкъдимнәр кертә. Без икебез дә бер юнәлештә фикер йөртәбез. Бер-беребезне тулыландырып хезмәттәшлек итәбез.
– Дәреслекләрне никадәр еш төзисез?
– Узган ел апрельдә 1-4 сыйныф өчен дәреслекләр яздык, ул федераль исемлеккә кертелде. Беренче сыйныфларның дәреслеге ике өлештән тора: Әлифба өлеше һәм татар теле. Ләкин Әлифба да хәзер бөтенләй башкача эшләнде: анда аудиоматериаллар бар, чөнки һәр дәрестә балада тыңлау, уку, сөйләү һәм язу күнекмәләре булдыру зарур. Быел 5 – 9 сыйныф өчен дәреслекләр эшләдек. Киләсе елда планда – 10-11 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләрен төзү.
Дәреслекләр бик тиз – берничә ай эчендә языла, чөнки Мәскәү билгеләгән вакыт аралыгы бар, дәреслекләрне тикшертергә, федераль исемлеккә кертергә кирәк. Нәшрият дәреслекләрне 1-4, 5-9, 10-11 сыйныфлар өчен 3 баскычка бүлеп алып бара. Ә инде билгеле бер дәреслек мәктәпкә барып ирешсен өчен, еллар үтә. Мәсәлән, 2015 елда язылган 11нче сыйныф дәреслеге әле 2022 елда гына мәктәпләргә таратылды. Дәреслекнең мәктәпкә барып ирешүе акча мәсьәләсенә, Мәгариф министрлыгы карарына бәйле. Дәреслекләр ел саен кайта дип әйтеп булмый, ләкин министрлык мәктәпләрне яңа дәреслекләр белән тәэмин итәргә, укытучыларны һәм укучыларны сөендерергә тырыша.
– Әлифба турында әйтеп үттегез. Үз вакытында, ничә буын Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы Әлифбаны укып үсте. Яңа Әлифбаның иске Әлифба белән бәйләнеше бармы?
– Бәйләнеше – хәрефне, авазны өйрәтү системасында. Ул Әлифба инде бик күп еллар дәвамында гел нәшер ителеп килә.
Хәзер заман үзгәрде. Яңа Әлифбаны «укучы берничә дәрестән соң ук мөмкин кадәр күбрәк текстларны укый алсын» дигән принциптан чыгып эшләдек. Күп бала, мәктәпкә укырга кергәнче, инде укый-яза белә. Бу максаттан хәрефләрне башка билгеле бер эзлеклелектә тәкъдим иттек.
Без [к] һәм [қ], [г] һәм [ғ], [в] һәм [w] авазларының дөрес әйтелешенә игътибар иттерәбез, сузыкларның калын/нечкә, тартыкларның яңгырау/саңгырау икәнлеген өйрәтәбез. Бу үзенчәлекләрне төсләр һәм шартлы тамгалар белән аерып күрсәтәбез. Һәр дәрес тыңлап аңлау күнекмәсен булдырудан башлана. Укытучы үзе тәкъдим ителгән текстны укый яисә электрон дәреслектәге аудиоязмадан тыңлата. Әлеге текст белән бәйле этәргеч сораулар бирү укучыларны игътибар белән тыңларга, тыңлаган материалны истә калдырырга өйрәтә. Шул текстка таянып, укучылар теге яки бу авазның дөрес әйтелешенә ирешергә тиеш. Аннан шул авазның язудагы тамгасына – хәрефкә игътибар иттерелә. Алга таба хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр төзү, җөмләләр һәм текстлар уку кебек эш төрләре тәкъдим ителә. Һәр дәрестә көчле укучылар өчен тоташ текстлар да урын алды.
«Методика Федераль дәүләт белем бирү стандартларыннан чыгып формалаша»
– Методика уңайсыз, дип шелтә белдерүчеләр булды. Дәреслекләрне үзегезнең эш алымнарына таянып яздыгызмы яки берничә методикага нигезләндегезме?
– Федераль күләмдә билгеле бер таләпләр бар. Ул да булса: һәр дәрестә уку, язу, тыңлап аңлау, сөйләү күнекмәләре булдырылырга тиеш. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары да берничә тапкыр алмашынды, узган ел ул кабаттан яңартылды. Аның эчтәлеге үзгәреп тора, бу – заман белән бәйле. Яңартылган дәүләт стандартларында баланы тәрбияләүгә, патриотизм хисен уятуга басым ясалды.
Яңа дәреслекләр «Мин», «Тирә-як, көнкүреш», «Туган җирем», «Татар дөньясы» дип аталган зур дүрт тематиканы үз эченә ала. Аларны без дүрт чиреккә бүлдек. Әйтик, «Мин» темасында – мәктәп һәм укучы тормышы, укытучы һәм әти-әнигә карата хөрмәт, дустанә мөнәсәбәтләр; «Тирә-як, көнкүреш»тә – табигатьне саклау, хайваннар, кошлар дөньясы, күк җисемнәре, «Туган җирем»дә – авыл туризмы, Россиядәге китапханәләр, Россиядәге кызыклы урыннар, «Татар дөньясы»нда татар халкының танылган шәхесләре, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Һәр сыйныф дәреслеге заман таләбенә туры килә торган төсле рәсемнәр белән бизәлде.
«Яшьләр фәнгә атлыгып килми, чөнки алар бүген үк күп акчалы эшкә урнашырга тели»
– Инде ничә еллар югары уку йортында укытасыз, студентлар тәрбиялисез. Өметле яшьләр, дәвамчылар бармы?
– Өметле яшьләр күп. Һәр буын баласының үз үзенчәлеге бар. Төрле бәйгеләрдә жюри буларак катнашканда да, студентлар белән педагогик практикага баргач та Казан мәктәпләрендәге балаларның ни дәрәҗәдә матур, камил сөйләшкәннәрен күреп сөенәбез. Исемнәре дә матур: Хәлим, Хәмит, Хәсән, Минтимер, Тимерхан, Зәйнәп, Гайшә һ.б. Шәһәрдә яшәгән яшь әти-әниләр балаларына борынгы исемнәрне кушалар икән, балалары татарча сөйләшә, татар телендә язылган әсәрләрне укыйлар, иҗат белән шөгыльләнәләр. Яшь буын өметле.
Мәктәпне алтын яисә көмеш медальгә тәмамлаган, БДИны яхшы балларга тапшыручы яшьләрнең аңлы рәвештә татар филологиясе факультетына, «татар теле укытучысы булырга телим» дип килүләре куандыра. Инде ничә ел кабул итү имтиханнарында катнашам, бик көчле яшьләр килә. Аларның белем алып, үз юлларын табуларына да сөенәм. Мин аларга һәрвакыт: «Сез теләсә кайда эшли аласыз. Кайда гына эшләсәгез дә, үз урыныгызны табып, кешелеклелек сыйфатларын югалтмагыз», – дип әйтәм.
Яшьләр фәнгә атлыгып киләләр дип әйтеп булмый, чөнки аларга хезмәт хакының югары булуы мөһим. Әлбәттә, аларны аңлап та була. Ләкин фәннең кайсы гына тармагын алсак та кызыклы, ачылмаган темалар шактый. Яшьләрнең әлеге мәсьәләләрне өйрәнүләрен телим. Алмаш кирәк, ләкин аларны җәлеп итү бик авыр.
– Татар фәненең киләчәге турында фикерегезне ишетәсе килә. Татар дәүләт гуманитар институтын Казан дәүләт педагогика университеты белән кушып, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты барлыкка килде. Аннары кабаттан башка берничә югары уку йортын берләштереп, Казан федераль университеты оешты. Татар балалары укырга килерме, татар фәнендә ачышлар булырмы?
– Өметләнеп яшибез. Югары уку йортларын кушу үз вакытында авыр бер мәсьәлә булды. Һәр югары уку йортында татар филологиясенә укырга керүчеләр арасында бик зур конкурс була торган иде. Бүгенге көндә дә, Аллага шөкер, татфакка укырга килүчеләр шактый. Узган ел татар филологиясенә җиде егетнең килүе безне бик куандырды. Татар теленең киләчәге юк дип әйтмәс идем.
Телне үстерү, саклау һәр гаиләдән башлана. Чит илдә үскән, яшәгән балалар Татарстандагы әби-бабалары белән рәхәтләнеп әдәби телдә татарча сөйләшә. Бөтен проблеманы мәктәпкә, сәгать санына кайтарып калдырырга ярамый. Һәр гаиләдә дә бала: «Нәрсәгә миңа татар теле? Миңа бу предмет кирәк түгел», – дип әйтергә ярата. Бу очракта ата-ана: «Синең ата-анаң, туган илең бар. Син аны сайламыйсың. Туган телең бар. Телисеңме-теләмисеңме, ул сиңа ияреп йөри. Туган телең әти-әнине яраткан кебек үк якын булырга тиеш», – дип аңлатсын иде.
Менә шуны балага төшендерәбез икән, татар теле беркайчан да бетмәячәк. Кызганыч, хәзер татар авылларында балалар русча аралаша. Әти-әнисе дә: «Балам русча сөйләшә белә», – дип мактанып, шатланып утыра. Бу – бик зур фаҗига. Әлеге буын үсеп җиткәч, проблема шунда башланыр дип куркам. Үземнең оныкларым мин төзегән дәреслекләр белән укый алырлык булсын иде, дигән теләк белән яшим.
Сәгъдиева Рамилә Камил кызы – 1973 елда Биектау районы Ямаширмә авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетына укырга керә. 1990-1995 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм Көнчыгыш телләре факультетында «Филолог. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеген үзләштерә. 2013 елдан «Мәгариф – Вакыт» нәшриятында татар теле дәреслекләре чыга башлый. Филология фәннәре кандидаты, КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты. Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә мөгаллим.
Чыганак: intertat.tatar