tatruen
Баш бит / Слайдер / «Яшәү стиле – Мәдәни код» фестивале быел Болгарда үтә
«Яшәү стиле – Мәдәни код» фестивале быел Болгарда үтә

«Яшәү стиле – Мәдәни код» фестивале быел Болгарда үтә

«Яшәү стиле – Мәдәни код» Этно-Fashion фестивале быел Болгарда үтә. Ул 15 – 23 июльдә узачак «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» («Возрождение: эпос в современном прочтении») фестивале белән берләштерелә. Болгарда үткәрелүче «Ага-базар» этнофестивале дә шушы зур чара эчендә калачак.

Милли китапханәдә узган «ЭТНО:Культура|Мода|Музыка» — Татарстан халыкларының мәдәни коды» түгәрәк өстәлендә фестиваль программасын Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

15 – 23 июльдә ГИТИС укытучылары, студентлар иҗади лаборатория уздырачак. Студентлар Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» әсәрләре белән эш итеп, спектакль эскизлары куячак.

Тамашачы Якутиядән «Олонхо», Карелиядән «Кулерво», Кыргызстаннан «Монасчы» һәм Болгариядән «Кубрат хан» эпослары белән таныша алачак. Фестиваль «Кара пулат» операсы белән ябылачак.

Фестиваль кысаларында этно-маркет, эшлекле форум, белем бирү чаралары каралган. «Этно-маркет эшләячәк, Ага-базар да булачак. Монда тормыш кайнап торачак», – диде Алсу Мифтахова.

Фестиваль кысаларында кичләрен мода күрсәтеләчәк. Биредә унбишләп дизайнерның катнашуы көтелә.

Оештыручылар фестивальгә килүчеләр өчен Болгарда яшәү урыннары булмау кыенлыгын таный. «Болгарда әлегә югары класслы отель һәм бөтенләй бюджетлы палаткалы лагерь варианты гына бар. Эконом-класс әле төзелә генә. Транспорт мәсьәләсен уйлыйбыз. Болгарның үзендә булмаса да, ерак булмаган куну урыннары бар, шуларның уңайлы картасын төзербез», – дип вәгъдә итте Алсу Мифтахова.

«Бу уникаль фестиваль. Уникальлек өчен кая барырга да мөмкин», – диде ул.

  • «Яшәү стиле – Мәдәни код» фестивале алдагы ике елда Казанда – Казан Кремле территориясендә үтте.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*