tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Гайнетдин: Быел Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызабыз
Равил Гайнетдин: Быел Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызабыз

Равил Гайнетдин: Быел Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызабыз

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызу проектын федераль исемлеккә кертелүен әйтте.

«Элекке мәчет торган урында хәзер башка биналар урнашкан, мәчетне торгызу өчен, Түбән Новгород шәһәренең башка урыныннан җир биләмәсе бүлеп бирелде. Түбән Новгород хакимияте белән килешкәнчә, мәчетнең тышкы кыяфәте тарихта булган сурәтенә охшатып эшләнәчәк. Бу тарихи мәчетне элекке мәчет шәкелендә торгызачакбыз», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, мәчетне торгызу РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин контроленә куелган.

«Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән элемтәдә торабыз, ул да Мәскәүгә Диния нәзарәтебезгә килеп, аның белән фикерләр алышып, мәчетне торгызырга килештек. Мәдрәсә бинасын да төзергә рөхсәт ала алдык, Аллага шөкер. Быел проектны эшләп бетереп, нигез ташын куеп, эшкә керешә алырбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте белән җыелыш, килешүләр уздырыла. Җирле Диния нәзарәте белән бергә эшлибез», – диде Равил Гайнетдин.

Россиянең иң зур икътисади, административ һәм мультимәдәни үзәкләреннән берсе буларак Түбән Новгород шәһәрендә Ярминкә мәчете 1820 елдан 1920 елга кадәр эшләгән. Ул Россия һәм чит ил мөселманнарының аралашу үзәге булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*