tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм бүгенге асылында яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур, чөнки дин – гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагындагы иң ышанычлы көч булып тора.

Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе. Шушы изге айда без, кулыбыздан килгәнчә, туганнарның, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 тапкыр артык булыр» диелә.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Тоткан уразалырыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*