tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялчыгол дәвамчылары — Каюм Насыйри Институты милли-мәгариф үзәгендә
Ялчыгол дәвамчылары — Каюм Насыйри Институты милли-мәгариф үзәгендә

Ялчыгол дәвамчылары — Каюм Насыйри Институты милли-мәгариф үзәгендә

Санкт-Петербургның Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәгендә татар теле курслары кысаларында чаралар, очрашулар оештырыла. Чираттагы татар теленә өйрәтү курсларында XIX  гасыр дин галиме, язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары белән очрашу узды.

Ялчыгол — Каюм Насыйри чордашы, ул — әдәбият, дини, медицина, әхлак, тарих һәм башка тармаклар буенча шәрех-аңлату, укыту характерында дистәдән артык китап авторы.  Очрашу очраклы түгел, быел Таҗетдин Ялчыголның тууына — 255 ел. Аны оештыру башында Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәге методисты Фирая Рәшитова тора.

— Татар теленә өйрәтү курслары кысаларында Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннең  туган көннәре, Хөсәен Фәезхановның 200 еллык юбилее уңаеннан кичәләр, Касыйм укулары,  фәнни-мәгариф темалар буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды, -ди Фирая Рәшитова.

Курсларга төрле тармакта хезмәт куючы олысы-кечесе  йөри. Гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә бар.

Очрашу-аралашуга Ялчыгол буын дәвамчылары Разилә Җиһаншина (Таҗетдинова), Питер шәһәрендә яшәүче Чулпан Сәгъдиева улы Эмиль белән килде. Чара кунакларның үзәккә күренекле шәхесләр сериясеннән  дөнья күргән Таҗетдин Ялчыгол турындагы китапны, аның тармакланып киткән нәсел шәҗәрәсен бүләк итүдән башланды.

Таҗетдин Ялчыгол — Аллаһының барлыгын, берлеген танучылардан. Ул дәгъвәт эше алып барып, ислам диненең хак дин икәненә инандыручы, кешеләрне дәвалаучы да булган. Аның иҗаты, китаплары әле дә барлана. Разилә ханым өч ел элек Питердагы Русия милли китапханәсеннән  Ялчыголның  дини рухта басылган “Сидратәл Әл Мөнтәһә” һәм “Рисаләи Газизә”нең 31 мәртәбә нәшер ителгән  басмаларын  тапты. Китапларының еш нәшер ителүе  аңа ихтыяҗ барлыгы турында сөйли һәм  алар бүген дә актуаль.

-Руссия милли китапханәсендә берничә өстәл биләгән бабам китапларын күргәч, күңелләр нечкәреп, күзләргә яшь килде хәтта, — ди Разилә ханым.

Якутлар табыладыр вакыт белән, дип юкка әйтмиләрдер.  “Сидратәл Әл Мөнтәһә” Коръәннең җидедән бер өлешенә тәфсирдән гыйбарәт буларак, ул һәр йортта булган. “Рисаләи Газизә” басмасы да элек һәр йортта сакланган. Кызы Газизә  үтенече буенча нәшер ителгән әлеге  басма кызлар бирнәсенә салына торган булган. Шунысы игътибарга лаек, Ялчыголның “Сидратәл Әл Мөнтәһә”  басмасы узган ел  Казанда ике халәттә — кулъязма һәм транскрипция белән дөнья күрде. Разилә ханым узган көз Русия милли китапханәсенә яңадан нәшер ителгән “Сидратәл Әл Мөнтәһә”  китапларын бүләк итте. Шулай итеп Русия милли китапханәсендә Ялчыгол картотекасы яңа басмаларга баеды.

Очрашу җылы һәм эчкерсез барды. Анда Ялчыголның рухи мирасы турында бәян ителде, Руссия милли китапханәсендә Ялчыгол китапларына презинтация видеоязмасы күрсәтелде.  Шунысы игътибарга лаек, питерлылар Ялчыгол иҗаты белән ныклап   кызыксына. Алар кунаклардан Таҗетдин Ялчыголга  кагылышлы сорауларына җаваплар алды.

Фирая Рәшитова  очрашуга килгән кунакларга рәхмәт сүзләре юллады, мондый аралашуның дәвамлы булуына өмет итеп, Питер татарлары турында китап бүләк итте.

Рәзимә Кашапова.
Журналист.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Каюм Насыйри Институты милли-мәгариф үзәге.
Фотолар үзәк архивыннан алынды.

Чыганак: piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*