ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Сабан туена әзерләнә
Мәскәү Сабан туена әзерләнә

Мәскәү Сабан туена әзерләнә

Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бу елның беренче Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Программада:

Зур концерт;
Милли көрәш ярышлары;
Спорт һәм күңел ачу уеннары;
Мастер-класслар.

Татар халкының традицион бәйрәме 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*