Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар мәктәбеннән башка милләтнең бөтен рухи дөньясы җимереләчәген әйтте.
«Атаклы рус мөгаллиме Константин Ушинский: «Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге караңгы», – дигән. Безнең бүген милли мәгариф системасы бармы. Без бу хакта бик тә уйланабыз. Мөгаллимнәр дә, җитәкчеләр дә бу турыда уйлый торганнардыр», – диде Разил Вәлиев мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укуларында.
Разил Вәлиев, Константин Ушинскийның фикерен дәвам итеп, милли мәктәптән башка татар милләтенең язмышын фаразлап күрсәтте.
«Әгәр татарча укыту бетә икән, әдәбиятыбызны укучы булмаячак. Укучы булмаса, язучылар калмаячак. Шагыйрьләрдән башка җырлар тумаячак, драматурглардан башка пьесалар, шуның нәтиҗәсендә театрыбыз булмаячак. Телевидениебез, радиобыз, газета-журналларыбыз, һәм башкалар булмаячак. Татар мәктәбе булмаса, безнең бөтен рухи дөньябыз җимереләчәк һәм татар халкы да, авыр хәлдә калып, юкка чыгып бетәчәк. Шуңа күрә иң нык кайгырткан нәрсәбез милли мәгариф булырга тиеш», – диде халык шагыйре.
Татарстанның халык шагыйре фикеренчә, без милләтне саклап калырга телибез икән, мәгърифәтче Бубилардан үрнәк алырга, милли уку йортларына игътибар бирергә тиешбез. «Милли мәсьәләләрдә проблемалар бик күп, әмма милләтнең нигезен тәшкил иткән бурыч – ул милли мәгарифне саклау. Өлкәннәргә дә, балаларга да Бубиларның тәҗрибәсен, аларның тормыш юлын, эчтәлеген ныграк өйрәтергә иде. Мәгърифәтчеләр бик авыр заманнарда да милләт өчен изге гамәлләр кылган икән, бүгенге көнне өметсез, дип әйтә алмыйм», – диде ул.
Разил Вәлиев Габдулла Бубиның үз тормышы, мәдрәсәсе турында язып калдырган истәлекләрен тетрәнеп укуын әйтте. «Китапта Бубилар никадәр авырлыклар белән мәдрәсәне аякка бастырганнары турында язылган. Аларның акчасыз калган вакытлары да булган, жандарм да эзәрлекләп торган, йортлары янган. «Бертуган Бубилар» дигән китапта ул язма бар. Китапханәдән алып укысагыз була. Без бүген дә катлаулы чорда яшибез, ләкин Бубилар заманы белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел», – диде Разил Вәлиев.
Чыганак: tatar-inform.tatar