tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эмиль Сибгатуллов исемендәге урам
Эмиль Сибгатуллов исемендәге урам

Эмиль Сибгатуллов исемендәге урам

Ульяновск өлкәсе Чардаклы эшчеләр бистәсендәге яңа урамга махсус хәрби операция герое Эмиль Сибгатуллов исеме бирелде.

Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округының “Ватан Геройлары” иҗтимагый проектында катнаша. Әлеге проектның төп максаты хәрби хезмәткәрләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү, хезмәт һәм сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү системасын булдырудан гыйбарәт. Бүген проектның сайтында 187 якташыбыз – Ватан Геройлары теркәлгән.

Безнең төбәктә Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү системасы җайга салынган. Быел Губернатор указы нигезендә льготалар һәм компенсацион түләүләр исемлеге киңәйтелде. Махсус хәрби операциядә катнашып, геройларча һәлак булучыларның исемнәре мәңгеләштерелә.

Үткән атна ахырында Чардаклы районында туып үскән герой Эмиль Сибгатуллов исеме бистәнең яңа урамына бирелде. Регион башлыгы Алексей Русских герой егетнең якыннары белән очрашып әнә шул хакта хәбәр итте.

“Эмиль – Чардаклы районы егете. 2022 елның июнендә Святогорск шәһәрен алган вакытта, үзенең иптәшләрен ышыклап, геройларча һәлак булды. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Август аенда һәлак булган геройның гаиләсендә булган идем. Шул чакта аның исемен мәңгеләштерү турында килештек. Курку белмәс, кыю сугышчыларның батырлыгы турында истәлекләрне кадерләп саклау – безнең уртак бурычыбыз”,- дип белдерде Алексей Русских.

“Улым бүлмәсендәге стеналарга Россия флагы, Россия картасы эленгән иде. Үзен патриот итеп санады, үзен патриот итеп хис итте… Донбасс балалары дип гел сөйләде. Аларны коткарырга, сакларга, якларга китте. Мине югалтмагыз, кайтырмын, диде. Ә үзе югалды”,- ди батырның газиз әнисе Гөлфия Сибгатуллова.

Эмиль абый кебек геройлар кешеләрне коткаралар, бөтен планетаны дошманнардан коткаралар, ди Чардаклының 1 нче урта мәктәбе укучысы Динар Мусин.

https://emet73.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*