tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин Рифат Сабитовны Иҗтимагый палата әгъзасы итеп билгеләде
Путин Рифат Сабитовны Иҗтимагый палата әгъзасы итеп билгеләде

Путин Рифат Сабитовны Иҗтимагый палата әгъзасы итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин РФ Иҗтимагый палатасының яңа составының 40 әгъзасын раслады. Шуларның берсе итеп җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, БДТРК генераль директоры урынбасары – БДТРК төбәк бүлеге департаменты башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рифат Сабитов сайланды.

«Рифат Сабитовны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп расларга», диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.

Рифат Сабитов 1956 елның 30 апрелендә Мәскәүдә туган. Ул Мәскәү электротехника элемтә институтын һәм Мәскәү югары партия мәктәбенең журналистикасы бүлеген тәмамлый. 1978 елдан 1991 елга кадәр СССР Дәүләт телерадиосының төп редакциясендә эшли. Ул 2010 елдан бирле Россия телевидениесе академиясе әгъзасы. Хәзер Рифат Сабитов БДТРК генераль директоры урынбасары – төбәк департаменты җитәкчесе булып эшли, төбәк телерадиокомпанияләре эшчәнлеген җитәкли.

https://tatar-inform.tatar/news/putin-rifat-sabitovny-itimagyi-palata-agzasy-itep-bilgelade-5869313

фото https://stavropolye.tv/news/180537

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*