tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тау иле керәшен татарлары музее белән танышты
Васил Шәйхразыев Тау иле керәшен татарлары музее белән танышты

Васил Шәйхразыев Тау иле керәшен татарлары музее белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Татарстанның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында урнашкан Тау иле керәшен татарлары музеенда булды.

Музей 2020 елның 2 октябрендә ачылган иде. Нигезләүче һәм төп иганәче — Хуҗа Хәсән авылында туып, хәзер вакытта Казанда яшәүче төбәк тарихчысы, Хуҗа Хәсән авылы тарихына багышланган китап (2018) авторы Вячеслав Данилов. Аңа финанс яктан улы Эмиль Данилов һәм Кайбыч районы җитәкчелеге ярдәм иткән.

Музей ачу тантанасында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, археолог, Татарстанның туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Бикбулатов һ.б. катнашкан иде.

Музей ике катлы зур бинада урнашкан. Музейның беренче катында мәшһүр якташлар – Мәлки, Иске Тарбит, Чүти, Хозесановский авыл җирлекләреннән чыккан кешеләр тормышы һәм эшчәнлеге турында стендлар урнаштырылган. Экспозиция авыл халкының төзелештә, уңыш җыюда, истәлекле чараларда эшләгән фотосурәтләре белән тулыландырылган. Фотоларда шулай ук 60-70 ел элек милли киемдә сурәтләнгән хатын-кызларны күрергә мөмкин. Музей фондында шулай ук XIX гасырга караган документларның нөсхәләре бар.

Икенче катта авыл халкының эш кораллары, йорт савытлары, агач савытлар урнашкан. Узган гасыр уртасында көнкүрештә булган милли костюмнарның берничә төре һәм чигелгән сөлгеләр дә бар. Экспонатларның күпчелеге XX гасыр уртасына кадәрге чорга карый. Аларны музейга Вячеслав Даниловның туганнары, дуслары, авылдашлары тапшыра. Кайберләре аның шәхси коллекциясеннән.

Бүлмәләрнең берсе 2000 елгы җиһазлар белән җиһазландырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*