tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күз яшьләрсез укып булмый”: Роберт Миңнуллинның соңгы китабын тәкъдим иттеләр
“Күз яшьләрсез укып булмый”: Роберт Миңнуллинның соңгы китабын тәкъдим иттеләр

“Күз яшьләрсез укып булмый”: Роберт Миңнуллинның соңгы китабын тәкъдим иттеләр

Казанда Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” китабын тәкъдим иттеләр.

Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма. Казанда Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китапта шагыйрьнең басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.

– Бүген шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да көн. Халык шагыйребезнең, остазыбызның, дустыбызның җыентыгы дөнья күрде. Бу гади генә җыентык түгел, Роберт абый үз куллары белән әзерләп калдырган соңгы басма. Ул ничек бар, шулай итеп басылды. Бик саллы, якты, җылы җыентык булып чыкты. Роберт абый һәрвакыт безнең күңелдә. Аның әйткән сүзләре, язган әсәрләре, елмаюы, шаярулары һәрвакыт безнең белән, — диде Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина китапның бастырылуы шагыйрьнең туган көненә зур бүләк булуын әйтте.

– Быел Робертның китүенә 3 ел булды. Әле кичәгенә шикелле. 1 августта аның туган көне. Үзе исән булса, 75 еллык юбилеен зурлап уздырыр иде. Әлеге китапның чыгуы аның юбилеена беренче бүләк булды. Робертның бу китапны ничекәзерләгәне әле дә исемдә. 700 битлек саллы китап булып чыгар дип уйламагандыр да ул. Кызганыч, үзе күрә алмады. Китап электрон вариантта да чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, мин аны чын китап дип күз алдына китерә алмадым. Китап – ул тере организм шикелле. Шуңа кәгазь вариантта чыгуынбик көттем, — ди Клара ханым.

Күз яшьләрсез укып булмый. “Мәхәббәтле көзләрем” китабы турында Клара Миңнуллина әнә шулай диде.

– Китап гел янымда, үзем белән дә йөртәм. Әмма ачып, рәхәтләнеп укый алмыйм. Мин Робертның күп кенә шигырьләрен нинди вазгыятьтә, нинди кәеф белән язылганын, нинди вакыйгалар турында язылганын беләм. Аларны уку авыр әле миңа. Көз турында шигырьләре бик күп икән аның. Ул табигать күренеше генә түгел, Робертның күңел халәте. Сагышы да, моңлануы да, сагынуы да бар.

Гомере буе китапка сәнгатьчә якын килеп эшләде, аның белән яшәде. Роберт Миңнуллинның энесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин абыйсы турында шулай дип искә алды.

– Роберт абый һәр нәрсәне яратып башкарды. Ул гомере буе китапка сәнгатьчә якын килеп эшләде, аның белән яшәде. Аның беренче шигырьләр китабы 1976 елда дөнья күрде. 110 нан артык китап аның кулы аша узып, дөньяга таралды. Абыйның 80 нән артык шигырьләр китабы бар. Минем исәпләвем буенча, монысы 82 нчесе дип беләм, — диде ул.

Кичәдә күп кенә танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары да катнашты.

– Роберт абыйның шигърияте татар халкының язмышына әйләнде. Үзе үк язып калдырган шуны. Мин бу китапны укып, өйрәнеп чыктым һәм шуңа инандым: шагыйрь киткәч, аның иҗаты башкача яңгырый башлый, ниндидер бер илаһи мәгънә ала. Роберт абыйның китүе – безнең өчен зур югалту. Тик шул ук вакытта ул мәгънәви көч бирә, әдәбиятыбызны көчәйтә, безне киләчәккә, мәңгелеккә алып бара, — диде язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльманов.

Ләйсән Сафина

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*