tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Милли мәдәниятләр һәм традицияләр һәм Милли дастаннар елына багышланган смотр концерты узды
Актанышта Милли мәдәниятләр һәм традицияләр һәм Милли дастаннар елына багышланган смотр концерты узды

Актанышта Милли мәдәниятләр һәм традицияләр һәм Милли дастаннар елына багышланган смотр концерты узды

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда авыл җирлекләрендә яшәүче сәнгать сөюче халкыбыз җырга, биюгә, нәфис сүз сәнгатенә булган сәләтен күрсәтте.

Быелгы смотр концерты Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Милли дастаннар” елына багышланды. 4 сәгатькә якын барган концерт бер сулышта узды. Сәнгатькәрләребезнең осталыгы елдан ел арта, репертуар байый, иҗади эзләнү сизелеп тора, чыгышлар өчен өр-яңа матур костюмнар тегелә, Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 50 елдан артык уздырылып килүче смотр концертларының әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Истәлекле ел буларак халкыбыз җәүһәрләрен башкалабыз Казанда күрсәтү бурычы тора. Әлеге смотр шул олы чарага әзерлекне дә үз эченә алды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов смотрда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, “Бер дә профессиональ артистлардан аерылмыйсыз” дип алдагы иҗатларында уңышлар теләде. Ленар Рафак улы җиңүчеләрне бүләкләп дипломнар, акчалата премияләр тапшырды. Урыннарга килгәндә, I урында Киров, Пучы, Иске Байсар мәдәният йорты коллективлары, II урында Иске Кормаш һәм Яңа Кормаш мәдәният йортлары. III урында Иске Богады һәм Аккүз мәдәният йортлары.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*