tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рбишчаның якты йолдызлары
Рбишчаның якты йолдызлары

Рбишчаның якты йолдызлары

Безнең Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Рбишча халкы үзенең тырышлыгы, эшчәнлеге, максатчанлыгы белән электән-элек башкалардан аерылып торган, биредә төрле һөнәр белән шөгыльләнүче кешеләр яшәгән. Һөнәрле кеше – дөнья көтүнең рәхәтен-тәмен белүче, тормыш бизәүче ул. Уйлап карасаң, го­мерен авыр хезмәттә уздырган мактауга лаек кешеләребез бихисап бит. Бүгенге язмамда мин шундый гаиләләрнең берсе – Даутовлар турын­да язарга булдым. Алар безнең авылның зыялы кешеләре, гомер буе җирле “1 Май” колхозының алдынгы хезмәткәрләре булдылар. Аларның тор­мышы – хисапсыз-сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Һәм шул юллардан гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп, юл куеп, терәк-таяныч булып яшәүче Назимә апа белән Сәяр абый ДАУТОВЛАР белән таныштырып үтәсем килә.

Ерак 1943 елда Низаметдин аб­зый белән Абида апа гаиләсендә икенче бала булып Назимә исемле кызлары туа. Алар икесе дә гомер буе Зур Рбишчаның “1 Май” кол­хозында эшләделәр, җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Назимә бала чактан ук әнисенә үзенең кече туганнарын тәрбияләргә ярдәм итә. Вәлиәхмәт, Хайдәр, Максут апаларының кулында үсәләр. Җитез, уңган, батыр булып үсә кыз. 1950 елда, яше тулма­ган булса да, башлангыч сыйныф укытучысы Сафура апа Закирова әнисенә килеп:

“Абида апа! Кызың зур, таза, баш­лы. Сыйныфташларыннан артта калмас, бер балам җитми, сый­ныфыма алам үзен укырга”, – дип, әнисен тиз арада күндерә. Назимә үзе дә “мәктәпкә укырга барам”, дип, шатланып йөри. Ләкин аның хыялы тормышка ашмый – оза­кламый гаиләдә зур фаҗига килеп чыга, күп балалы гаиләнең йортла­ры яна, түшәмдә эленгән керосин лампасы китаплар өстенә өзелеп төшеп, зур янгын чыга. Назимә кече энесе Максутны алып чыгар­га өлгерә, ә Хайдәре ятып кала һәм янып үлә. Ут күрше йортлар­ны да чолгап алып, берничә өйне юкка чыгара. Әниләре хастаханәгә эләгә, бөтен гаилә урамда кала. Авыл халкы янучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Кундыр Якуп абзый урыс авылыннан бер йорт сатып алып, Низаметдин азый белән Абида апага китереп тапшы­ра. Икенче елны алар гаиләләре белән яңа өйгә күченәләр. Шушы вакыйганы Назимә һич тә оныта алмый, гомер буе төшенә кереп йөдәтә.

Йортлары янгач, өс-башына кие­ме, аягына кияргә итекләре булмау сәбәпле, Назимә мәктәпкә йөри алмый ул елны, киләсе уку елы башлангач кына беренче сыйныф­ка барырга мәҗбүр була. Мәктәптә яхшы укырга, төрле чараларда кат­нашырга да өлгерә, сыйныфташ­ларыннан калышмаска тырыша ул. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, дус кызлары сигезенчегә укырга китәләр, ә Назимә ике потлык сум­ка асып, хат ташучы булып эшкә урнаша. Бирегә эшкә дәшеп, сель­совет рәисе Әнвәр абый Хөсәинов үзе килә аның әтисе белән әнисенә. Алар бик шатланып ризалыкларын бирәләр.

Ул елларда авылда газета-журналлар алучылар бик күп була, хатлар саны да әз түгел. Җиде-сигез урамга һәр көнне почта өләшә Назимә. Шуның өстенә ай саен әби-бабайларга пенсия дә өләшергә кирәк. Яз башы, көз ай­лары аеруча авыр вакытлар, чөнки асфальт юк, баткаклык, урамның бер ягыннан икенче ягына чыгарга да бер хәл кирәк. Почтада Назимә 1962 елга кадәр эшли, аннары кол­хозга чөгендер бригадасына күчә. Ә бер елдан Сәяр исемле авыл егетенә кияүгә чыга. Алар икесе дә бер урамныкы – Сылбаданы­кылар. Сәяр бала чактан ук урам кызын яратып йөри. “Мин сине ут­тан да, судан да алам, беркемгә дә бирмим”, – дип әйтә торган булган. Назимә дә почтадан: “Синнән баш­ка мин кемгә дә бармыйм”, – дип пичәтләр куеп, Сәярга хатлар ките­реп тапшыра булган. Шулай итеп, 1963 елда матур туйлар үткәреп, гаилә коралар. Озакламый бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып, балалары Рәшит, Гаяр һәм кызлары Энҗе туа. Назимә кол­хозда бригадта эшли, ләкин анда ике айга бер хезмәт хакы түлиләр, тормыш авыр. “Көнкүреш хәлебез бераз җиңеләймәс микән?” – дип, фермага бозаулар караучы булып эшкә урнаша. Елына кырыктан ар­тык бозау үстерә, тырышып эшләп, һаман алдынгылар сафында була. Биредә ул утыз алты ел эшли, дәүләт тарафыннан бик күп мак­тау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Фермага эшкә урнашкач, Даутовларның тормышы җайлана төшә. Уллары да үсеп җитеп, кол­хозга эшкә урнашалар. Рәшиткә дә, Гаяргә дә трактор бирәләр. Шулай итеп, бер гаиләдә өч тракторчы була. Тракторчылар – һәр авылның иң хөрмәт ителгән кешеләре. Су­калау, чәчү, эскерт тарттыру кебек эшләрнең рәтен алар гына белгән. Кыскасы, нинди авыр хезмәт бар, шуны башкарганнар.

Ул елларда бит һәрбер йорт­та эш ахырзаман күп: өйләрдә газ, су юк, эштән кайтып, мичләр ягып, икмәкләр пешереп, су та­шырга гына күпме вакыт кирәк. Терлек абзарында ике сыер, ике үгез, унар баш сарык, аларны да карарга кирәк. “Тормыш авыр бу­луга карамастан, шулай итеп көн күрдек, кешедән ким булырга ты­рышмадык, Сәярым белән бик тату яшәдек”, – дип сөйли бүген дә Назимә апа.

Сәяр абзый 1942 елда Исхак аб­зый белән Зарифә апа гаиләсендә җиденче бала булып туа. Ул үскәндә әнисе инде лаеклы ялда була, олы апалары Зәйтүнә, Раз­ия, Сания һәм Искәндәр абзыйсы төпчек туганнарын яратып, назлап үстерәләр. Сәяр кече яшьтән үк эш тәмен белеп үсә – колхозда башта көтү көтә, аннан биш ел плугарь булып эшли, утыз сигез ел механи­затор булып хезмәт итә. Әлдә нин­ди механизатор, алдынгыларның берсе! Колхоз идарәсе: “пере­довик ул”, дип, яңа килгән дүрт тракторга утырта. Зур Рбишчаның ул сукаламаган кырлары калмый эшләү дәверендә. Ничәмә еллар хатын-кызлар Сәяр абзый күтәртеп узган чөгендерне өзде. Көзен, кыр эшләре тәмамланып, сыерлар җәйге утардан кайткач, фермада оператор булып та эшли. Кая гына эшләмәсен, Сәяр абый һәрвакыт алдынгылар сафында булды, ты­рыш хезмәте өчен ул “За трудо­вую доблесть”, “За трудовое отли­чие”, ике тапкыр ВДНХның бакыр медальләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераны.”Ударник пяти­летки”, “Победитель социалисти­ческих соревнований” билегеләрен санап бетергесез. Ә инде бөтен гаиләнең Дипломнары белән Мак­тау грамоталары ничә томлык ди­ярлек.

– Беркайчан да урын алыр өчен тырышмадык, үз алдыбызга куел­ган максатыбыз – башкарган эше­без сыйфатлы булсын иде. Сан артыннан куып, эшең сыйфатлы булмаса, мондый эшнең кирәге юк, – дип сөйли Сәяр абый. Ул һәр көн иртә таңнан эшкә китә һәм караңгы төшкәч кенә кайта. Ба­суда булган, күп вакыт төннәрен дә кырдан кайтып кермәгән гаилә башлыгының тылы ныклы булма­са, мондый югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел булмас иде, әлбәттә. Сәяр абый үзенең уңышларында тормыш иптәше Назимә апаның, балаларының өлеше зур икәнен белә. “Әти эшләде, әни акчаны тота белде”, – дип балалары бүген дә сөйли. Назимә апа шикәр кайна­тып, мичтә икмәк салып, дөньяны, гаилә тормышын барлап алып бар­ды. Заманалар үзгәрә башлагач, матур иттереп ике катлы таш йорт салып, шушында гомер итәләр.

Бу гаиләнең тагын бер күркәм сыйфаты бар – алар барысы да җыр-моңга гашыйк. Үзләре дә, барча балалары да, оныклары да бик матур җырлыйлар, малайлары гармунда уйный.

“Сәяр абый, синме өйрәттең улларыңны гармунда уйнарга?” – дип кызыксынып сорадым.

“Малайлар яшь чакта авылда мактауга лаеклы гармунчы Рәшит Хамидуллин (Пибык) бар иде. Ул безнең өйгә йөреп, аларны өйрәтте. Улларым үзләре дә күңел куеп, гармуннарын кулларыннан төшермәделәр, туйларны, кон­цертларны алып бара иделәр.

Заманында Назимә апа белән Сәяр абыйдан башка бер туй да, концерт та үтми иде. Аларның:

“Оча кошлар, оча кошлар,

Оча кошлар Сергачка.

Икегез дә пар килепсез,

Охшапсыз сандугачка”,

– дигән кыска туй такмакларын белмәгән авыл кешеләре юк. Ә шушындый кыска туй җырлары “моң сандыгында” йөзләгән. Алар һәрчак сабан туе концертын ка­рарга дип, ирле-хатынлы алдынгы рәткә үк килеп утыралар.

Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда, Сәяр абый мәчеткә йөри, Назимә апа – хөрмәтле абыстае­быз, бик матур итеп мөнәҗәтләр әйтә. Кызлары Энҗе “Нур аль-Ильм» мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, шулай ук дин юлыннан бара.

Менә шулай, бу дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар һич тә бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез, “кеше” исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, ма­тур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә – ул кешенең таяныр ноктасы, ләкин һәрбер гаиләдә иминлек булырга тиеш.

Гаилә иминлеге нәрсә ул? Кайберәүләре моңа “тыныч кына аккан тормыш”, икенчеләр “мат­ди җитешлелек”, өченчеләр“ көн-күрештәге уңайлыклар”, – дип җавап бирергә мөмкин. Чынлык­та исә, болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Әгәр дә гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яши икән, шул вакытта гына гаилә имин була. Менә Даутовлар гаиләсенең имин­леге нәкъ шушында.

“Гаилә имин булсын өчен яшьләр мәхәббәттә, татулыкта, бер-берсе белән бер сүздә, бер киңәштә бу­лып яшәргә тиеш. Гаиләдә чын­лыкта ир кеше баш, хатын муен бу­лырга кирәк, ир кешенең дәрәҗәсе олы. Мин Сәярымны гомер буе ихтирам итеп, аны баш урынына куеп яшәдем һәм шуның белән бик бәхетле булдым. Шулай яшәргә мине кайнанам өйрәтте. Без гомер буе колхозда эшләдек, каен әтием белән алар балаларыбызны ка­рарга ярдәм иттеләр. Бүгенге тор­мышыбызга шөкер итеп, аларның рухына догада булып яшибез”, – ди Назимә апа.

Күптән түгел Сәяр абый үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте, мул табын артына авылның зыялы кешесе балаларын, онык-ларын, туган-тумачаларын, бел-гән-күргәннәрен, дусларын җыйды. Бүгенгесе көндә аларның биш оныклары, өч оныкчыклары бар. Бик күп кунаклар үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Кызлары Энҗе: “Әти белән әни вакытында ат кебек эшләгәннәр, бүгенге тор­мышлары Аллаһыга шөкер. Безгә дә дөрес тәрбия бирә белделәр, шуның өчен рәхмәтебез чиксез”, – дип, әти-әнисенә рәхмәт белдер­де. “Карт әнинең догалары йор­тны берләп-барлап тора, ә карт әтиебез йортның нуры”, – бу онык-лары Алсуның сүзләре.

Даутовлар гаиләсенең бәхете, иминлеге – һөнәрле хезмәттә. Ә һөнәр – кулдагы алтын беләзек, дигәннәр безнең борынгы баба­ларыбыз. Һөнәр ашарга сорамый, ул үзе ашата. Безнең авылыбызда шундый абруйлы кешеләр яшәве белән мин горурланам һәм киләсе буыннарда да тырышлык, намус­лылык, хезмәт сөючәнлек кебек уңай сыйфатлар булсын иде дигән теләктә калам.

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Зур Рбишча.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*