tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Республикасында XXIII Халыкара «Көзге Иртыш Моңнары»татар сәнгате фестиваленең гала-концерты үтте
Казахстан Республикасында XXIII Халыкара «Көзге Иртыш Моңнары»татар сәнгате фестиваленең гала-концерты үтте

Казахстан Республикасында XXIII Халыкара «Көзге Иртыш Моңнары»татар сәнгате фестиваленең гала-концерты үтте

Бүген Казахстан Республикасының Сәмәй шәһәрендә XXIII Халыкара «Көзге Иртыш Моңнары»  татар сәнгате фестиваленең Гран-При һәм 1 нче дәрәҗә лауреатлар катнашындагы гала-концерты узды. Быел чара татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгына һәм «Иртыш моңнары»татар халык җыр һәм бию ансамбленең 35 еллыгына багышланган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев чарага килгән кунакларны сәламләде:

– Мин зур ихтирам  белән залда утырган бар кешегә  бөек татар, бөек Тукай телендә зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең татар милләте һәрвакытта да дәүләтле, бәхетле, горур һәм бердәм халык булып яшәде. Әлеге сыйфатларыбызны югалтмыйк, аларны киләчәк буыннарга да тапшырырга тырышыйк! Бүгенге конференция да татарларның күп регионнарда, илләрдә  яшәвен исбатлады.

Халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән әлеге чара татар мәдәни традицияләрен, җыр, бию, гамәли сәнгатен, әдәбият һәм аш-суын таныту, төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрнең талантларын ачу, халыклар һәм буыннар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан оештырыла.Фестивальне оештыручылар – Сәмәй шәһәренең “Хак” Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге, Татар сәнгать мәктәбе, шәһәр хакимияте, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиллеге, Россиянең Генераль консуллыгы, Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка I Халыкара Иртыш буе Сабантуен оештыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Казахстанда татар сәнгате фестивале бары тик Абай өлкәсе Сәмәй шәһәрендә генә уздырыла. Гала-концерт барышында актив катнашучылар һәм чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*