Түбән Новгород өлкәсендәге Спас районында дүрт татар авылы бар, шуларның өчесен – Бозлау, Тукай һәм Ишавылны Бозлау администрациясе берләштерә. Администрацияне биредә 20 елдан артык инде Бозлауда гомер итүче ишавыллы Али Аймасов җитәкли. Өч авылда да халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырту өчен төрле программалар буенча байтак эшләр башкарыла – социаль объектлар төзекләндерелә, юллар эшләнә. Халык та ул эшләрдән якта калмый, әлбәттә, хәлләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертә.
Үткән атнада Бозлауда яшәүче күренекле милләттәшебез Рамил ага Салихҗанов кайбер төзекләндерү эшләре белән таныштырыр өчен безнең килеп китүебезне үтенде һәм озакка сузмыйча юлга кузгалдык. Бераз ялыктырган яңгырлы, соры көннәр арты килгән кояшлы көннәрнең берсендә бардык без Бозлауга. Яңа гына яуган кар болай да чиста, матур авылга аерым бер ямь өстәп тора кебек.
Биредә киң күңелле, ачык йөзле, эчкерсез халык яши, гомер буе җитәкче урыннарда хезмәт итүче Рамил Әхмәт улы да нәкъ шундый, ә иң мөһиме – ул туган авылының, милләтебезнең чын патриоты, бар эшне дә – төп хезмәтеме, җәмәгать эшеме – җаны-тәне белән тырышып, күңел куеп башкара. Бозлауда социаль объектлардан мәдәният йорты, китапханә, амбулатория, почта бар. Бу юлы танышуыбызны медицина учреждениесеннән башладык.
Амбулатория
Ул биредә 37 ел инде медицина ярдәме күрсәтә. Халык саны күп булган заманда төзелгән бина иркен, кабинетлар күп, ә иң мөһиме – биредә теш табибы бар, бу хезмәтне биш дистә елга якын инде амбулатория мөдире Кәримә апа Салихҗанова башкара. Аңа алдан язылып, бөтен район халкы йөри.
Фельдшер булып 40 ел Халидә Хәсәнова эшли. Шулай ук шәфкать туташы, санитарка бар. Кирәк чакта район үзәгенә бару, Бозлауда яшәүче, Тукай медпунктында эшләүче фельдшерны йөртү, бүтән мәнфәгатьләрне кайгырту өчен район хастаханәсе Бозлау амбулаториясе карамагына “Нива” автомобиле биргән һәм аның йөртүчесе Наил Сибатуллин слесарь-сантехник вазифасын да башкара. “Бик уңган, җаваплы Наилебез, бар җирне дә тәртиптә тота”, – ди Кәримә Каюмовна.
Әмма ничек кенә карап торсаң да, вакыт үтү белән бар нәрсә дә искерә, Бозлау амбулаториясе дә зур ремонт таләп иткән һәм тырыша торгач, сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт фондыннан 8,5 млн сум акча бүленеп бирелә бу эшкә. “Ремонт эшләре ике елга планлаштырылган иде, әмма подрядчы оешма яхшы туры килде һәм аларның киңәше белән бер ел эчендә эшләр тәмамланды. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкин булганча туктатылмады – Халидә кирәк чакта өйләренә барды, район үзәгенә, күрше авылларга йөрделәр. Бинаның түбәсе, электр системасы, сантехник җиһазлар тулаем алмаштырылды, түшәмнәр, диварлар яңартылып, буялды. Киләсе елга берничә машина куярлык парковка да булдырырга планыбыз, Аллаһы боерса”, – дип сөйләде Рамил Әхмәтович.
Әйе, бик зур эш башкарылган, хәзер бу барлык СанПин таләпләренә туры килгән, һәр кабинетта кайнар суына хәтле булган җылы, якты, уңайлы заманча медицина учреждениесе, хәтта зуррак шәһәрләрдә дә андыйлар сирәк очрый торгандыр. “Бер генә проблема – халык санының аз булуы. Яшәү шартлары бит хәзер авылларда да яхшырганнан яхшыра, әмма яшьләр шәһәргә агыла, ә картлар мәңгелеккә китә бара”, – ди Рамил ага уфтанып. Әйе, бу – барлык авылларның, шул исәптән зурларының да хәл итеп булмастый проблемасы. Әмма авыллар картайган саен, медицина учреждениеләренең кирәклеге тагы да актуаль була төшә. Тик тагы бер проблема туа – ул да булса кадрлар мәсьәләсе. Менә Бозлауда да 40-50 ел стажлы белгечләр тагы күпме эшләр һәм алар киткәч, алмаш булырмы?
Китапханә
Мәдәният йорты бинасы Бозлауда күп функцияле дияргә була – аның икенче катында китапханәдән гайре авыл администрациясе дә урнашкан. Китап дөньясының хуҗабикәсе булып өч дистә елга якын инде Адилә Нафеева тора. Китап- лар фонды тугыз меңнән артык, шуның мең чамасы – татар китаплары. Әлбәттә, “Туган як”ны даими алалар һәм туп- лый баралар. “Әле бит элекке еллардагы кебек халык эшле түгел, йорт эшләре дә аз, шуңа да китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар саны күп. Даими уздырыла килгән тематик чараларга да бик теләп киләләр, бер генә дә тик тормыйбыз”, – ди Адилә ханым. Ул үзе дә актив җәмәгать эшлеклесе, һәвәскәр артист буларак үзешчән сәнгатьтә бик актив катнаша, “Алтын хәзинә” төркемен булдырып, бүгенгәчә аны җитәкли. Китапханә эшчәнлеген без “Туган як” битләрендә даими яктырта киләбез, шуңа да артыгын җәелеп китмим бу юлы, шуны гына билгеләп үтәсе килә – Адилә ханым телебез, мәдәниятебез, гореф- гадәтләребез сагында торучы аккалфаклыларыбызның да берсе.
Берничә ел элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган һәйкәлне дә мәдәният йорты алдына күчергәннәр иде.
Мәктәп урынына – парк
Менә шулай салмак кына яши авыл. Кызганычка, укучылар саны кискен кимү сәбәпле, кайчандыр гөрләп торган, берничә йөз укучысы булган урта мәктәпнең ябылуына 11 ел инде, ә быел ике катлы бинасын да сүтеп ташыганнар, спорт залы гына басып калган, анысы да киләсе елга сүтелер. Кызганыч, әлбәттә, тик берни дә эшләп булмый. “Җәйләрен яшүсмерләр шунда җыелып шаяра иде, бәладән башаяк дигәндәй, сүтүне кулайрак күрдек. Әбу урынны тулаем чистартып, ачык сәхнә, эскәмияләр, көрәш мәйданы, сату нокталары өчен махсус урыннар булдырып, сабан туйлары уздыру, ял итү урыны эшләргә планыбыз, моның өчен “Тирә-як мохитне төзекләндерү” президент программасына керергә тырышырбыз. Әлбәттә, барлык эшләр авыл администрациясе белән киңәшләшеп башкарыла”, – ди Рамил Әхмәт улы. Яхшы эшкә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә диләр, әлбәттә, монысын да булдырырлар.
Мәдәният йорты
Мәдәни учак бинасы биредә 1999 елда Мәскәүдә яшәүче камкалы якташыбыз, билгеле меценат Рәшит Баязитов ярдәме белән төзелгән иде, бераз ремонт эшләре дә башкарылып, тәртиптә тотканга, ул һәрчак төзек һәм анда актив эш алып барыла. Клубны 2011 елдан бирле моңа чаклы җирле мәктәп директоры булып эшләгән Равил Талипов җитәкли, методист вазифаларын шулай ук элекке укытучы Үмәр Нафеев башкара. Биредә район, өлкә күләмендәге, хәтта регионара чаралар да уздырыла. Җирле үзешчәннәр, “Алтын хәзинә” фольклор төркеме төрле дәрәҗә фестиваль-конкурсларда катнашып, лауреат, дипломант исемнәрен яулый киләләр. Үзләренең сәхнәләрендә дә төрле бәйрәмнәр уңаеннан матур концертлар оештыралар һәм авыл халкы аларга залны тутырып, бик яратып йөри.
Янгын депосы
Авылның янгын депосы – халыкның горурлыгы дисәк тә була, чөнки бу мөһим тармак тулаем диярлек халык исәбенә булдырылган.
Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Вячеслав Аксиньин ярдәме белән “Урал” янгын сүндерү машинасы кайгыртылгач, гаражның аның өчен бераз кысан булуы ачыкланган һәм тиз арада халыктан акча җыеп, зурайтканнар. Хәзер бу техника җылы гаражда һәрвакыт югары әзерлектә тора. “Барлык авылдашлар берсүзсез акча бирде, 700 мең чамасы җыелды, яшьләр, шәһәрлеләр нык булышты һәм тиз арада гараж зурайтылды, бер генә теләк – бу техника әзерлеген тикшерер өчен генә гараждан чыгарылсын иде”, – ди Рамил Әхмәт улы. Дүрт янгынчы – Равил Хөсәенов, Фәрхат Салихҗанов, Вафа Латыпов һәм Руслан Мөхәммәдияров чиратлашып тәүлек буе кизү торалар биредә.
Илебез вазгыятенең көн кадагында булган махсус хәрби операциядән дә якта калмыйлар – гуманитар ярдәм йөзеннән өч авыл халкы, дүрт мәчет тарафыннан 150 мең сум чамасы акча җыелган, өлешчә мобилизация буенча районнан алынганнарның үзләренә яйсә гаиләләренә ярдәм итү өчен тотылыр ул акча.
Авыл администрациясе хезмәткәрләре Рәйханә Талипова, Дания Салихҗанова, шулай ук Кәримә апа, Адилә, Равил белән рәхәтләнеп аралашып, Рамил абыйга олы рәхмәтләребезне белдереп кайтыр юлга кузгалдык.
Кабат очрашуларга кадәр, Бозлау!
Наилә ЖИҺАНШИНА
“Туган як” газетасы
Белешмә:
Бозлауда даими яшәүчеләр саны 128 кеше, 225 кеше теркәлгән. 245 йортның 84е – дача. 80 яшьтән олылар саны 25, 8 яшькәчә балалар саны 5, 18 яшькәчә дүртәү.
Тукайда 126 кеше теркәлгән, 94 кеше даими яши. 186 йортның 93е – дача. 80 яшен узганнар 17әү, 8 яшькәчә балалар саны 7, 18 яшькәчәләр алтау.
Ишавылга килгәндә, биредә 138 кеше теркәлгән, шуның 61е генә даими яши. 198 йортның 136сы – дача. 80нән олылар саны 16, 8 яшькәчә балалар алтау, 18 яшькәчәләр ике. Иң карт кеше дә биредә яши – Нәфисә апа Рахматуллина агымдагы елның 25 апрелендә 101 яшен тутырган. Әавылның иң яшь кешесе – тугыз айлык Навел Ефимов, әмма ул биредә теркәлгән генә, шәһәрдә яши.