tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхәтлек тә бар, яшьләр юк
Рәхәтлек тә бар, яшьләр юк

Рәхәтлек тә бар, яшьләр юк

Түбән Новгород өлкәсендәге Спас районында дүрт татар авылы бар, шуларның өчесен – Бозлау, Тукай һәм Ишавыл­ны Бозлау администрациясе берләштерә. Ад­министрацияне биредә 20 елдан артык инде Бозлауда гомер итүче ишавыллы Али Аймасов җитәкли. Өч авылда да халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырту өчен төрле программалар буенча байтак эшләр башкарыла – социаль объ­ектлар төзекләндерелә, юллар эшләнә. Халык та ул эшләрдән якта калмый, әлбәттә, хәлләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертә.

Үткән атнада Бозлауда яшәүче күренекле милләттәшебез Рамил ага Салихҗанов кай­бер төзекләндерү эшләре белән таныштырыр өчен безнең килеп китүебезне үтенде һәм озак­ка сузмыйча юлга кузгалдык. Бераз ялыктыр­ган яңгырлы, соры көннәр арты килгән кояшлы көннәрнең берсендә бардык без Бозлауга. Яңа гына яуган кар болай да чиста, матур авылга ае­рым бер ямь өстәп тора кебек.

Биредә киң күңелле, ачык йөзле, эчкерсез халык яши, гомер буе җитәкче урыннарда хезмәт итүче Рамил Әхмәт улы да нәкъ шундый, ә иң мөһиме – ул туган авылының, милләтебезнең чын патрио­ты, бар эшне дә – төп хезмәтеме, җәмәгать эшеме – җаны-тәне белән тырышып, күңел куеп башкара.  Бозлауда социаль объектлардан мәдәният йор­ты, китапханә, амбулатория, почта бар. Бу юлы танышуыбызны медицина учреждениесеннән башладык.

Амбулатория

Ул биредә 37 ел инде медици­на ярдәме күрсәтә. Халык саны күп булган заманда төзелгән бина иркен, кабинетлар күп, ә иң мөһиме – биредә теш табибы бар, бу хезмәтне биш дистә елга якын инде амбулатория мөдире Кәримә апа Салихҗанова башкара. Аңа алдан язылып, бөтен район халкы йөри.

Фельдшер булып 40 ел Халидә Хәсәнова эшли. Шулай ук шәфкать туташы, санитарка бар. Кирәк чакта район үзәгенә бару, Бозлауда яшәүче, Тукай медпун­ктында эшләүче фельдшерны йөртү, бүтән мәнфәгатьләрне кайгырту өчен район хастаханәсе Бозлау амбулаториясе карамагы­на “Нива” автомобиле биргән һәм аның йөртүчесе Наил Сибатуллин слесарь-сантехник вазифасын да башкара. “Бик уңган, җаваплы Наилебез, бар җирне дә тәртиптә тота”, – ди Кәримә Каюмовна.

Әмма ничек кенә карап торсаң да, вакыт үтү белән бар нәрсә дә искерә, Бозлау амбулаториясе дә зур ремонт таләп иткән һәм ты­рыша торгач, сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ре­монт фондыннан 8,5 млн сум акча бүленеп бирелә бу эшкә. “Ремонт эшләре ике елга планлаштырыл­ган иде, әмма подрядчы оешма яхшы туры килде һәм аларның киңәше белән бер ел эчендә эшләр тәмамланды. Халыкка ме­дицина ярдәме күрсәтү мөмкин булганча туктатылмады – Халидә кирәк чакта өйләренә барды, район үзәгенә, күрше авылларга йөрделәр. Бинаның түбәсе, электр системасы, сантехник җиһазлар тулаем алмаштырылды, түшәмнәр, диварлар яңартылып, буялды. Киләсе елга берничә машина ку­ярлык парковка да булдырырга планыбыз, Аллаһы боерса”, – дип сөйләде Рамил Әхмәтович.

Әйе, бик зур эш башкарыл­ган, хәзер бу барлык СанПин таләпләренә туры килгән, һәр ка­бинетта кайнар суына хәтле бул­ган җылы, якты, уңайлы заманча медицина учреждениесе, хәтта зуррак шәһәрләрдә дә андыйлар сирәк очрый торгандыр. “Бер генә проблема – халык санының аз бу­луы. Яшәү шартлары бит хәзер авылларда да яхшырганнан ях­шыра, әмма яшьләр шәһәргә агыла, ә картлар мәңгелеккә китә бара”, – ди Рамил ага уфтанып. Әйе, бу – барлык авылларның, шул исәптән зурларының да хәл итеп булмастый проблемасы. Әмма авыллар картайган саен, медицина учреждениеләренең кирәклеге тагы да актуаль була төшә. Тик тагы бер проблема туа – ул да булса кадрлар мәсьәләсе. Менә Бозлауда да 40-50 ел стаж­лы белгечләр тагы күпме эшләр һәм алар киткәч, алмаш булыр­мы?

Китапханә

Мәдәният йорты бинасы Боз­лауда күп функцияле дияргә була – аның икенче катында китапханәдән гайре авыл ад­министрациясе дә урнашкан. Китап дөньясының хуҗабикәсе булып өч дистә елга якын инде Адилә Нафеева тора. Китап- лар фонды тугыз меңнән ар­тык, шуның мең чамасы – татар китаплары. Әлбәттә, “Туган як”ны даими алалар һәм туп- лый баралар. “Әле бит элекке еллардагы кебек халык эшле түгел, йорт эшләре дә аз, шуңа да китапханәгә йөрүчеләр, ки­тап укучылар саны күп. Даими уздырыла килгән тематик чара­ларга да бик теләп киләләр, бер генә дә тик тормыйбыз”, – ди Адилә ханым. Ул үзе дә актив җәмәгать эшлеклесе, һәвәскәр артист буларак үзешчән сәнгатьтә бик актив катнаша, “Алтын хәзинә” төркемен бул­дырып, бүгенгәчә аны җитәкли. Китапханә эшчәнлеген без “Туган як” битләрендә даими яктырта киләбез, шуңа да ар­тыгын җәелеп китмим бу юлы, шуны гына билгеләп үтәсе килә – Адилә ханым теле­без, мәдәниятебез, гореф- гадәтләребез сагында торучы аккалфаклыларыбызның да берсе.

Берничә ел элек Бөек Ва­тан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган һәйкәлне дә мәдәният йорты алдына күчергәннәр иде.

Мәктәп урынына – парк

Менә шулай салмак кына яши авыл. Кызганычка, укучы­лар саны кискен кимү сәбәпле, кайчандыр гөрләп торган, берничә йөз укучысы булган урта мәктәпнең ябылуына 11 ел инде, ә быел ике катлы бинасын да сүтеп ташыган­нар, спорт залы гына басып калган, анысы да киләсе елга сүтелер. Кызганыч, әлбәттә, тик берни дә эшләп булмый. “Җәйләрен яшүсмерләр шунда җыелып шаяра иде, бәладән башаяк дигәндәй, сүтүне ку­лайрак күрдек. Әбу урынны тулаем чистартып, ачык сәхнә, эскәмияләр, көрәш мәйданы, сату нокталары өчен мах­сус урыннар булдырып, са­бан туйлары уздыру, ял итү урыны эшләргә планыбыз, моның өчен “Тирә-як мохитне төзекләндерү” президент про­граммасына керергә тырышыр­быз. Әлбәттә, барлык эшләр авыл администрациясе белән киңәшләшеп башкарыла”, – ди Рамил Әхмәт улы. Яхшы эшкә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә диләр, әлбәттә, монысын да булдырырлар.

Мәдәният йорты

Мәдәни учак бинасы биредә 1999 елда Мәскәүдә яшәүче камкалы якташыбыз, билгеле меценат Рәшит Баязитов ярдәме белән төзелгән иде, бераз ремонт эшләре дә башкарылып, тәртиптә тотканга, ул һәрчак төзек һәм анда актив эш алып барыла. Клубны 2011 елдан бирле моңа чаклы җирле мәктәп директоры булып эшләгән Равил Талипов җитәкли, методист вазифаларын шулай ук элекке укытучы Үмәр Нафеев башкара. Биредә район, өлкә күләмендәге, хәтта регионара чаралар да уздыры­ла. Җирле үзешчәннәр, “Алтын хәзинә” фольклор төркеме төрле дәрәҗә фестиваль-конкурсларда катнашып, лауреат, дипломант исемнәрен яу­лый киләләр. Үзләренең сәхнәләрендә дә төрле бәйрәмнәр уңаеннан матур концертлар оештыралар һәм авыл халкы аларга залны тутырып, бик яратып йөри.

Янгын депосы

Авылның янгын депосы – халыкның горурлыгы дисәк тә була, чөнки бу мөһим тармак тулаем диярлек халык исәбенә булды­рылган.

Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Вячеслав Аксиньин ярдәме белән “Урал” янгын сүндерү машинасы кайгыртыл­гач, гаражның аның өчен бераз кысан булуы ачыкланган һәм тиз арада халыктан акча җыеп, зурайтканнар. Хәзер бу техника җылы гаражда һәрвакыт югары әзерлектә тора. “Барлык авыл­дашлар берсүзсез акча бирде, 700 мең чамасы җыелды, яшьләр, шәһәрлеләр нык булышты һәм тиз арада гараж зурайтыл­ды, бер генә теләк – бу техника әзерлеген тикшерер өчен генә гараждан чыгарылсын иде”, – ди Рамил Әхмәт улы. Дүрт янгын­чы – Равил Хөсәенов, Фәрхат Салихҗанов, Вафа Латыпов һәм Руслан Мөхәммәдияров чират­лашып тәүлек буе кизү торалар биредә.

Илебез вазгыятенең көн кадагында булган махсус хәрби операциядән дә якта калмыйлар – гуманитар ярдәм йөзеннән өч авыл халкы, дүрт мәчет тарафыннан 150 мең сум чамасы акча җыелган, өлешчә мобилизация буенча районнан алынганнарның үзләренә яйсә гаиләләренә ярдәм итү өчен тотылыр ул акча.

Авыл администрациясе хезмәткәрләре Рәйханә Талипова, Да­ния Салихҗанова, шулай ук Кәримә апа, Адилә, Равил белән рәхәтләнеп аралашып, Рамил абыйга олы рәхмәтләребезне бел­дереп кайтыр юлга кузгалдык.

Кабат очрашуларга кадәр, Бозлау!

 

Наилә ЖИҺАНШИНА 

“Туган як” газетасы

Белешмә:

Бозлауда даими яшәүчеләр саны 128 кеше, 225 кеше теркәлгән. 245 йортның 84е – дача. 80 яшьтән олылар саны 25, 8 яшькәчә балалар саны 5, 18 яшькәчә дүртәү.

Тукайда 126 кеше теркәлгән, 94 кеше даими яши. 186 йортның 93е – дача. 80 яшен узганнар 17әү, 8 яшькәчә балалар саны 7, 18 яшькәчәләр алтау.

Ишавылга килгәндә, биредә 138 кеше теркәлгән, шуның 61е генә даими яши. 198 йортның 136сы – дача. 80нән олылар саны 16, 8 яшькәчә балалар алтау, 18 яшькәчәләр ике. Иң карт кеше дә биредә яши – Нәфисә апа Рахматуллина агымдагы елның 25 апрелендә 101 яшен тутырган. Әавылның иң яшь кешесе – тугыз айлык Навел Ефи­мов, әмма ул биредә теркәлгән генә, шәһәрдә яши.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*