tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районында II нче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды
Мөслим районында II нче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды

Мөслим районында II нче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды

25-26 ноябрь көннәрендә Мөслим районында II нче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды.
Татарстанда иң күп казлар Мөслим районында асрала икән. Бу районда әби-бабалар Каз өмәләрен ничек уздырган булсалар, шулай бүгенге көндә дә дәвам ителә. Фестиваль Иске Вәрәш авылында 92 яше белән баручы хезмәт ветераны Рәйсә ханым Хәсәншина йортында башланып китте. Милли киемнәрдән ханымнар җыелып, җырлый-җырлый каз йолкыды, ишегалдында ир-атлар татар халкының җыр-моңнарын яңгыратты.Соңыннан кызлар казларны көянтәләргә элеп чишмәгә төште. Казларны юу үзе бер бәйрәмгә әверелде.Чишмә мәйданында уеннар уйналды.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында татар йорты экспозициясе, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә эшләде. Биредә бер нигездә яшәгән өч буын вәкилләрен, 50 елдан артык яшәүче үрнәк гаиләне, җиде буын нәсел агачын төзүчеләрне күрергә, алар белән рәхәтләнеп аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, каз йоны, мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне, каз итеннән пешерелгән продукцияләрне авыз итәргә дә мөмкин иде. Биредә күргәннәрне сөйләп тә бетерерлек түгел. Мөслим халкы гореф-гадәтләрне саклый да, аны сәнгати югарылыкта, зәвыклы итеп күрсәтә дә белә.
“Каз өмәсе” фестивалендә катнашучылар Г.Тукай исемендәге мәктәптәге музейны карады.Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды.Үзәк китапханә, Батырлар йорты музее, гомүмән биредә тәҗрибә уртаклашырдай урыннар күп. Мөслиләр ачык йөзле, кунакчыл халык икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайттык.
Район мәдәният йортында исә “Каз өмәсе” фестивале бәйгесенә йомгак ясалды. Тарихи яктан әһәмиятле, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәккә илтүче фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы белән Мөслим районы хакимияте берлектә уздырды.
Татарстан Премьер-Министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында фестивальнең әһәмиятенә тукталды.
Мөслим районы – татарның күренекле шәхесләре туган төбәк. Районның Яңа Сәет авылында олуг шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов), Олы Чакмак авылында язучы Фоат Садриев, Симәк авылында Эльмира Шәрифуллина, Баек авылында Шәмсия Җиһангирова, Түреш авылында шагыйрь Ләбиб Лерон, шул ук авылда Татарстанның халык артисты Наил Әюпов туган. Фестивальдә танылган артистның туганнан туганы, бүгенге көндә Россиядә иң күп каз асраучы, эре эшмәкәр Чувашиядән Равил Лотфуллин, морзалар нәселеннән, генерал Чанышевның туганы, Башкортстаннан каз үрчетүче, эшмәкәр Рафаэль Чанышев, тарихчы-галим Нурулла Гариф, гомүмән, фестиваль төрле буын, төрле өлкәдә эшләүчеләрне бер мәйданга җыйган иде.
Бүгенге көндә Мөслим районын, заманында Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлаган Альберт Хуҗин җитәкли.
Фестивальнең хуҗибикәсе БТКның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фестивальгә 400 заявка килүен җиткерде. Шуларның лаеклыларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фестивальне оештыручылардан, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев фестивальнең тарихи яктан әһәмиятенә тукталып,татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган, йола-гадәтләрне үтәгән, бәйрәм иткәнлеген ассызыклады.
Фестивальнең икенче көнендә “Каз өмәсе” ярминкәсе гөрләде, халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты, мастер-класслар узды.
Фестивальдә катнашучылар, күңелгә рәхәтлек бирүче бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*