tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рәхмәт, рәхмәт…” (Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин истәлегенә)
“Рәхмәт, рәхмәт…” (Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин истәлегенә)

“Рәхмәт, рәхмәт…” (Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин истәлегенә)

12 февраль шагыйрь, публицист, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, РФ М.Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, 50 елдан артык гомерен эзтабарлыкка багышлаган Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның туган көне. Әдип соңгы елларында яман чир авыруы белән көрәшеп 2020 елның 6 июнендә вафат булды.

Шаһинур тугач, дөм сукыр әтисе күрә башлый

Шаһинур Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтсафа һәм Гөлзәйнәп Мостафиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Алга китеп шуны гына әйтим, Шаһинурның әле тагын 6 энекәше һәм 4 сеңлесе дә туачак.

Булачак эзтабар-язучы Арташта башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли.

Шаһинур Мостафин әтисе Әхмәтсафа белән

Шаһинур Мостафинның әтисе Әхмәтсафа абый язмышына аерым игътибар итеп узасым килә. Инде алда әйтеп узганымча ул Бөек Ватан сугышы ветараны, әмма гади генә ветеран түгел. Әхмәтсафа Мостафин Псков өлкәсендә барган сугыш вакытында дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплап исән калган сугышчы. Татарстанда шундый язмыш ияләре икәү генә билгеле.

Үзенең бер әңгәмәсендә Шаһинур абый әтисе турында түбәндәгеләрне бәян иткән иде: Әти 1925 елның 1 октябрендә туган. 1943 елны Псков өлкәсе Великие Луки районында үз тәне белән амбразураны каплый. Әтине санитарлар табып ала, госпитальләрдә бик озак дәвалана. Каты яраланган, тәне теткәләнеп беткән була. Ләкин ул, үлемгә үч итеп дигәндәй терелә, аякка баса. 1944 елның 5 маенда дөм сукыр булып туган ягына кайта.

Әбигә әтинең үлеме турында ике тапкыр хәбәр килгән була. Ләкин әти исән килеш авылга кайтып төшкән.

Ә бит әтинең күзләре ачылуы да бик кызыклы, алда әйтеп киткән идем: Бөек Ватан сугышыннан ул дөм сукыр булып кайткан… Мин 1948 елның 12 февралендә туганмын. Мин тугач, күрәсең йөземә кояш нуры төшкән һәм мин бик каты кычкырып җибәргәнмен. Минем тавышны ишеткәч, әтинең күзләре аз гына яктылык тойгандай була. Тәрәзәләрне абайлый башлаган. Берни күрмәгән кеше кисәк күрә башлый. Әтибез тора-бара +12ле күзлек киеп йөри башлады, урманда агач ташучы булып урнашты. Миңа “Шаһинур” дигән исемне дә әти кушкан. Фарсыча мәгънәсе – “Нурлар патшасы”, – ди Шаһинур Әхмәтсафа улы.

Инде алга китеп шуны да әйтеп узыйм, Шаһинур Мостафинның әтисе 56 яшендә мәңгелеккә күчә, ә әниләре Гөлзәйнәп апа 90 яшькә кадәр яши.

1966 елда Шаһинур Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, 1968 елда читтән торып уку бүлегенә күчеп Мамадыш район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1970 елда тормыш иптәше Дамирә белән алар Кукмара бистәсенә күченеп китәләр. Биредә Шаһинур Мостафин  «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. 1972 елда читтән торып университетны тәмамлый. Укуын тәмамлагач Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Кукмарада Шаһинур Мостафин 12 елдан артык яшәп иҗат итә. Биредә эшләгән чорда «Хәтер яктысы» дигән эзләү экспедициясе дә туа.

Шаһинур Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров

Әлеге санап узган шәхесләрне Мамадыш районының Түбән Ушмы мәктәбе берләштерә. Зиннур Мансуров тумышы белән Түбән Ушмыдан булса, Шаһинур Мостафин белән Ринат Мөхәммәдиев күрше Арташ һәм Кече Кирмән авылларыннан.

“Алар безнең мәктәпкә сигезьеллык бетереп килделәр. Ул вакытта берничә параллель класслар бар иде. Мин унъеллыкның 8 классында укыйм, Шаһинур белән Ринат унберьеллыкның 9нчы сыйныфына керделәр. Авылда тулай торакта яшәделәр. Шаһинур ул вакытта ук республика матбугатында шигырьләрен бастырып чыгарган, танылып килүче шагыйрь инде. Килгән көненнән башлап кулына каләм тотучыларның барысын да барлап чыкты, әдәби түгәрәк оештырды. Өметлерәк язган укучыларның язмаларын район гәҗитенә илтеп биреп шунда бастырып чыгару өчен көн-төн чабулап йөри иде ул. Шаһинур тырышлыгы белән минем шигырьләр дә район газетасында, республиканың “Ялкын” журналында басылып чыктылар. Шул чорда Ринат Мөхәммәдиев тә актив шигырьләр яза башлады. Соңыннан, 1966 елда мәктәпне тәмалагач, Шаһинур белән Ринат бергәләп Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китеп бардылар. Бер ел урау юллар узгач механика-математика факультетыннан китеп мин дә аларның сафына кушылдым. Сихерләде мине Шаһинур, районда үз артыннан күп кешеләрне ияртте ул. Мин аңа рәхмәтлемен. Ул мине асылыма кайтарды”, – дип искә ала Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров райондаш дусты турында.

“Без мәктәптә укыган чорда ук Шаһинур Мамадыш районының беренче номерлы язучысы иде. Район гәҗитендә аның шигырьләре даими басылды. Тыйнак иде, талантлы иде. Бөтен класс хөрмәт итә иде аны. Район үзәгендә “Коммунистик хезмәт өчен” газетасы каршында Зәки Хәнәфиев җитәкчелегендә әдәби түгәрәк эшли иде, Шаһинур атна саен шунда бара. Ә бер вакыт буранлы кышкы көндә тулай торак комменданты Шаһинурны үзен генә җибәрәсе килмичә мине дә иптәшкә юлчы итеп җибәрде. Шул көннән башлап Шаһинурга ияреп барган җиремнән мин дә әдәбият дөньясына кереп киттем.

Мәктәпне бетергәч мин үзем КАИга юл тотасы кеше идем. Ләкин көннәрдән бер көнне попуткалар тота-тота Шаһинур килеп төште. Мине Казан дәүләт университетына керергә кыстады. Сихерләде. Ике сәгатьттән без җыенып трюмдагы иң арзанлы билетларны алып су юлы буенча Казанга киттек, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә. Икебез дә гомеребездә беренче тапкыр Казанга килдек. Кунарга урыныбыз юк. Ике көн речной вокзалның көтү залында кунып яттык. Шул көннәрнең берсендә икебез дә йоклап китеп документлар, юлга алган ашамлыклар тутырылган сумкабызны урлап киттеләр. Борчуга төштек. Әмма Шаһинур шул вакытта да күңел төшенкелегенә бирелмичә: “Син борчылма Ринат, башыбыз исән, без бит монда Казанны алырга килдек”, – дип җавап биргән иде. Без “Яшь ленинчы” гәҗитенә барып Венера Ихсановадан юллама яздырып алып университетка киттек.

Матди яктан кыенлыклар булгангамы, әллә башка сәбәпләре булганмы Шаһинур 3 курста читтән укуга күчеп үзе Кукмарага эшкә китеп барды”, – дип хатирәләрен барлады 1989-1999 елларда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе булып торган танылган язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев.

Шаһинур Мостафинның эзтабарлык юлы 17 яше тулган көннән башлана

Күңелем белән шагыйрь булсам да, күбрәк документаль проза өлкәсендә эшлим. Беренче шигыремне 1961 елны М.Җәлилгә багышлап яздым. Ул елны М.Җәлилнең 55 еллыгын зурлап билгеләп уздылар. “Яшь ленинчы” газетасына берничә шигырь җибәргән идем. 1965 елда әлеге газета уздырган шигырь конкурсында беренче урын алдым. Ә 1966 елда хикәяләр буенча да беренче урынга ирештем. Жюрида ул вакытта Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Венера Ихсанова һ.б эшли иде. Уңышларыма әни дә, әти дә сөенде. Шуннан рухланып иҗат итә башладым”, – дип яза Шаһинур абый үзенең иҗатка килүе турында.

Шигырь язуын 6 сыйныфта башлаган булса, эзтабарлык юлы Шаһинур Мостафинның 17 яше тулган көннән башлана дисәк тә ялгыш булмас. Бөек Җиңүнең 20 еллыгы вакытында, Әхмәтсафа малае Шаһинурны чакырып:

“Улым, минем кебек дошман утын каплап та исән калган кешеләр бармы икән, шуны белеш әле”, – дип әйтә. Шаһинур “Белешәм” – дип сүз бирә һәм шул көннән башлап сугыш каһарманнарын эзләүне үзенә бурыч итеп ала.

Алга таба китеп шуны әйтим, Шаһинур Мостафин дошман амбразурасын үз тәне белән каплаган 478 кеше турында мәгълүмат таба. Шуларның тугызы шушы ут эченнән дә исән калучылар. Тарихта “Матросовчылар” дип йөртелгән батырлар арасында, әлеге батырлыкны Матросовның үзеннән алдарак кылган 65 каһарманны ачыклый. Иң беренче дошман амбразурасын 1941 елның августында сугышчы Александр Панкратов каплаган булса, татарлар арасыннан 1942 елның мартында амбразура өстенә Кукмара районы гәҗитенең беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин каплана. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Александр Матросов исеме белән сугышкан батыр чынлыкта татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы турында да Шаһинур абый даими язып, радио-телевидения тапшыруларында чыгыш ясап торды.

Шаһинур абыйның тагын бер батырлыгы турында да әйтергә кирәк. Бер кемгә дә сер түгел, Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар тоткынлыгында булып исән котылган кешеләр Советлар илендә кабат хөкем ителеп төрмәгә утыртыла. Алар арасында нахакка гаепләнгәннәре дә бихисап. Шундый ветераннарның намусын кайтару, реабилитацияләү өчен дә язучы -эзтабар зур көч куя (дәвамы бар).

Фотолар Ринат Мөхәммәдиев һәм Зиннур Мансуровның шәхси архивларыннан, интернет челтәреннән алынды.

Булат Ибраһимов, “Татарлар” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*