tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы-2024” конкурсын игълан итә
Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы-2024” конкурсын игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы-2024” конкурсын игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы-2024” конкурсын уздыра. Бәйге 1-18 февральдә узачак. 23 нче февральдә нәтиҗә ясала.

Конкурсның максаты – солдат хезмәтендәге, Туган илен саклауга үз өлешен кертүче, хәзерге вакытта  махсус хәрби операциядә булган ир-егетләрне хөрмәтләү. Бәйге бер номинациядә оештырыла. “Безнең якташ героебыз”  номинациясе ике яшь категориясе буенча уздырыла:

– 15-20 яшькәчә;

– 21 яшьтән өлкәнрәк.

Катнашучы конкурс шартларына туры китереп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташы турында яза. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар куелмый.   Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2024” төркеменә урнаштырырга кирәк.

Конкурс таләпләре белән Конгресс сайтында “Рәсми басма” сәхифәсенә урнаштырылган Нигезләмәдә таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*