tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи очрашу
Тарихи очрашу

Тарихи очрашу

Нижгар төбәгенә кылган икенче сәяхәте вакытында Фәүзия Бәйрәмова Абдулха­мит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә булып, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Бу чарага Кызыл Октябрь, Пиль­на, Сергач округлары татар авылларыннан берничә дистә кеше җыелган иде.

Кунакларны, һәрвакыттагыча, өлкән класс укучыла­ры матур итеп, җырлап кар­шы алдылар. Аннары мәктәп буенча экскурсия оешты­рылды. Биредә татар теленә зур әһәмият бирелә – фән буларак тулы күләмдә укы­тыла, заманча җиһазланган медиаүзәкләре бар, шунда укучылар остазлары җитәкчелегендә “Мәктәбем хәбәрләре” дип аталган га­зета чыгаралар, барлык яңалыкларны радио аша татар телендә сөйлиләр.

Искиткеч матур, мил­ли стильдә бизәлгән татар теле кабинеты да соклангыч, безнең төбәк татар авыллары мәктәпләрендә ул бердәнбер. Биредә 11 класс укучыла­ры Эльнара һәм Диләрә Рәхимовалар “Мишәр авылы буйлап” дип аталган бик кы­зыклы, эчтәлекле күргәзмә белән таныштырдылар. Фото­лар, өйләр, бүтән корылма­ларны күрсәтеп, гади татар авылы тормышы турында бик аңлаешлы, мавыктыргыч сөйләде кызлар. Макетларны да укучы малайлар эшләгән.

Аннары медиаүзәк белән та­нышу булды, Фәүзия ханымны барысы да кызыксындырды.

Төп чара 11 класс кызларының бик матур биюеннән башлан­ды. Аннары мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова, Кызыл Октябрь округының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәүф Ваһапов җылы сәламләделәр. Өлкә крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова Ниж­гар татар-мишәрләре, татар авылларының тарихы һәм бүгенге көнкүреше турында кыскача сөйләде.

Чараны алып баручы кызлар Фәүзия ханымның биографиясе белән таныштыр­ды, аның китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.

Фәүзия ханым кырык ел элек Әфган сугышына бәйле “Сандугач балалары” дип аталган драма язган. Шул драмадан өзекне 9 класс укучылары сәхнәләштереп күрсәтте, рольләрне шулхәтле искиткеч итеп башкардылар, хәтта күзгә яшьләр килде, чөнки бу әсәрдәге вакыйгалар бүгенге вазгыятькә дә бик нык туры килә.

Фәүзия ханым үзенең чыгышында иҗаты турында сөйләде, тарихны өйрәнү проблемаларына тукталды. Аның тари­хи романнары байтак һәм алар турында ул тулырак мәгълүмат бирде. Әлбәттә, төбәк тарихына да тукталып үтте. “Ниж­гар төбәгендә ике йөзгә якын татар авылы булган, хәзер нибары 34 калган. Бу узган гасырлардагы көчләп чукындыруның ачы нәтиҗәсе, татар авылларының рус милләте составына күчүе, әлегә бу тема махсус өйрәнелмәгән”, – диде ул.

Сөйләгән вакытта экраннан аның китаплары гел күрсәтелеп торды. “Мондый очрашулар, авылларны өйрәнү миңа бай материал бирә, руслар арасында яшәгән мишәрләрнең милләт буларак исән калу юлларын өйрәнергә этәрә”, – дип ассы­зыклап үтте Фәүзия Әүхәди кызы һәм шушы очрашуны оештыру мөмкинлеге булдырган мәктәп коллективына, шәхсән Гөлнара Фәхретдиновага рәхмәт белдер­де. Гөлнара Рәисовна да үз чиратында Фәүзия ханыма рәхмәтләрен җиткереп, матур гөлләмә бүләк итте.

Фәүзия ханым шулай ук бик күп сорау­ларга да җавап бирде. Ахырда 7 класс укучылары татар биюе башкарды.

Кунакчыл мәктәп коллективы, һәрвакыттагыча, мулдан табын әзерләгән иде һәм аның артында да җылы аралашу дәвам итте.

Чараны оештыруга килгәндә, ул югары дәрәҗәдә иде һәм Зур Рбишча мәктәбе өчен бу гадәти хәл. Ә инде аның ни дәрәҗәдә кирәкле, актуаль булуы турын­да сөйләп торасы да юк.

Фәүзия ханымның безнең төбәккә кыл­ган бу сәфәре соңгысы булмас, әлбәттә, шуңа да киләсе очрашуларга кадәр, ә Гөлнара Рәисовна җитәкчелегендәге мәктәп коллективына зур рәхмәт.

Шулай ук Фәүзия ханым «Туган як” редакциясендә дә кунак булды. Ул гади генә сүзләр, образлы чагыштырулар белән татар милләте каршында торган зур мәсьәләләрне күтәреп чык­ты, аларның чишелеш юлларын күрсәтте, газетабызның тарихы, бүгенге хәле белән кызыксын­ды, киләчәк планнары, безнең якларда туплаган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Аерым бер төбәктә, руслар арасында яшәүче милләттәшләребезнең үз басма матбуга­ты булу – шатлыклы күренеш, ә аның әле өлкә хөкүмәте канаты астында чыгып килүе – икеләтә куанычлы вакыйга, чөнки ана телебезне саклауда басма сүз, шул исәптә китап та, бик зур роль уйный.

Гомумән, биредәге татар да­ласында сезнең татарлар бай яши, нык тора, борынгы баба­лары кебек, үз көнкүрешләрен үзләречә кора, биредәге милләттәшләребезне әле дә “ат өстендә” дип әйтергә мөмкин. Йортларыгыз таза, һәр авылның ярым айлы һәм үзенчәлекле үз тамгасы (стела) бар. Алар бер кечерәк билге генә түгел, ә “биредә динле татарлар яши” дигәнне аңлаткан һәм горур гына басып торган, зур әһәмияткә ия булган мөһим тамга, хәтта кайберләрен һәйкәл дип тә әйтергә була. Татарлар эзе буй­лап күп йөрим, әмма ләкин шу­шындый күренешкә сездә генә тап булдым, бу тамгалар минем өчен – куанырлык зур ачыш.

Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк: тетрәндергеч репрес­сия елларында корбан булган дин әһелләрегезнең авыл саен исемнәрен мәрмәр ташларга язып мәңгеләштерүне дә сездән гайре бүтән җирләрдә очратка­ным булмады.

Әйе, мәчетсез авылларыгыз бөтенләй юк, кайберләрендә хәтта берничә мәчет басып тора. Тик аларга йөрүчеләр саны, кыз­ганычка, бик аз. Бер имамның ялгыз намаз укыганына да шаһит булырга туры килде һәм шул төштә, шул проблемага тәңгәл килгән Рафаил Нуриәхмәтовның “Ялгыз имам” шигыреннән ике куплетын мисал итеп китерәсем килә:

Манарадан ишетелә

моңлы азан,

Аллаһ бөек! Аллаһ бөек!

Ә мәчеттә ялгыз имам

Намаз укый башын иеп.

Намаз булды инде тәмам,

Калган уйга ялгыз имам.

Утыра ул намазлыкта,

Халыкта бетте дип Иман.

Икенче борчулы проблема – та­тар авылларында мәктәпләр ябылу сәбәпле, татар бала-ларының татар Әлифбасын өйрәнүдән мәхрүм ителүе. Шуның нәтиҗәсендә, 30-40 еллардан сездә татар теленең юкка чыгу куркынычы бар.

Себер татарларын алыйк. Анда бүген 55-60 яшьтән өлкәнрәк милләттәшләребез генә татар телендә укый ала. Димәк, шул буын киткәч, анда татарча ара­лашу бетәчәк.

Дөрес, Зур Рбишча мәктәбе, аның эшчәнлеге белән таныш­каннан соң, татар телен саклап калуда алардан үрнәк алырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки биредәге укучыларга ту­ган телебезне өйрәнү өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләр һәм алымнар табылган, искиткеч бизәлештә ясалган махсус татар теле кабинеты да бар.

Искитмәле хәл: борынгы әби-бабаларыбыз чукындыру чо­рында да динебезне һәм теле­безне саклап кала алган, патша заманында татар мәктәпләрен татар зыялылары тоткан, мул­лалар уку-укыту һәм агарту эше белән шөгыльләнгән. Без бу хакта Суыксу һәм Печә имам­нары Зиннәтулла һәм Нуриман хәзрәтләр, Мәдәнә мәчете музе­енда Максут Гаязов белән ипләп кенә сөйләштек, фикер алыш­тык.

Печәдә үзем өчен бер ачыш ясадым: Тверь имамы булып хезмәт иткән Сәет хәзрәт Бор­һанов чыгышы белән нәкъ шул авылдан икән. Монда хәтта җирле халык телендә “Борһан тавы” дип йөртелгән топонимик исемле урын да бар. Ә ул Кучум хан нәселенең бер дәвамчысы булырга тиеш, чөнки чукынды­рудан качып, бу якларга килеп төпләнергә мәҗбүр булган Фа­тыйма солтан – Кучум ханның оныгы Арсланның хатыны. Ә Сәет Борһанов – Фатыйма солтанның улы. Бу вакыйгалар 1600 елларга карый.

Сезнең төбәктә булган 15 татар авылы белән танышып чыктым һәм җирле халыкта лидерлык сыйфатлары көчле булуына төшендем. Шуннан, бәлки, үзара бераз капма-каршылык та килеп чыга тор­гандыр. Әмма ләкин һәр кеше дә чын лидер була алмый һәм бу очракта тәкәбберлекне аз гына булса да тыя белү кирәк.

Үзегез күнегеп беткән, гадәти күренешкә әверелгән әйберләр читтән килгән кеше күзендә бик ачык чагыла бит. “Өмет иң соңыннан җуела” дигәндәй, татар халкының киләчәгенә ышанам. Безнең татар үз ва­кытын көтеп тора, чөнки анар­да хәйләкәр һәм зирәк акыл бар. Шуңа бар ялгышлар да төзәтелергә тиеш. Тик ул мәсьәләләрне чишәр өчен, барысын да муллалар өстенә ташламаска киңәш итәр идем. Җыйнаулашып, татар интелли­генциясе һәм зыялылары, та­тар матбугаты һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән бергәләп татар телебезне һәм милләтебезне саклап калырга тырышыйк. Мөмкинлекләр бар бит ул, тик аларны эзлисе һәм табасы гына кирәк.

Бу сәфәремнән туплап кайт­кан материалларымны һәм уй-фикерләремне системага салып, тарихи күзлектән чы­гып язачакмын һәм кабат сезгә, “Туган як” газетасына юллаячак­мын, – дип йомгаклады сүзен кадерле кунагыбыз Фәүзия Әүхәди кызы.

Түгәрәк өстәл янында шундый кызыклы фикер алышуыбыз өчен без, әлбәттә, аның төп кунагы Фәүзия ханымга, безнең төбәктә аның танышып-белү сәфәрен оештырган туган як тарихын өйрәнүче Хөсәен Аймалетдинов­ка олы рәхмәтләребезне бел­дердек һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдык.

Наилә ЖИҺАНШИНА,

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*