tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды
Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды

Ульяновск шәһәре Татар мәдәният үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, «Моабит дәфтәрләре»нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды.

Турнирында катнашучылар шагыйрь иҗатына багышланган интерактив күргәзмә, «Моабит дәфтәрләре» китабының факсимиль күчермәсе белән дә таныша алды.

Балалар иҗат коллективлары турнир алдыннан язучының шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шулай ук Муса Җәлил әсәрләре буенча эшләнгән рәсем конкурсына да йомгак ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*