tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале узды
Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале узды

Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале узды

Үткән шимбәдә милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирелә торган Мөслим районында чираттагы зур чара – “Җиз кыңгырау моңнары” дип аталган Җигүле атлар парады уздырылды. Кунаклар Мөслимгә бөтен республикадан — Сарман, Минзәлә, Әлмәт районнарыннан килделәр. Шулай ук ике муниципаль округ — Казан һәм Яр Чаллы тамашачылары да бар иде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,  Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашты.

Бәйрәмнең төп атрибуты булып җигелгән атлар һәм “аударыш” милли уены булды.

“Аударыш” милли көрәшендә дә кызу ярышлар башланды. Уеннарда катнашучылар Минзәлә, Лениногорск, Тукай районнарыннан, шулай ук Чаллыдан килделәр.

Ярышларны оештыручы – Лениногорск районыннан фермер Фәрит Нәбиуллин. Чемпионатта беренче урынны Тукай районы яулады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*