Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй уза.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафинны һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Лилия Богданованы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.