Гүзәлнең картиналарына очраклы рәвештә генә тап булдым. Милли рух белән сугарылган иҗат җимешләре игътибарны җәлеп итеп кенә калмады, болай гына аңлатып булмый торган хисләр уятты. Баксаң, безнең милли традицияләрне картиналарында яшәтүче Самара кызы Гүзәл Хәйбулловага мондый кайтавазлар еш килә икән. Беренче адымнар Самарада туып-үскән 23 яшьлек Гүзәл кечкенә чакта уенчыклардан бигрәк, пумала-буяуны өстен күргән. Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә белем алган чакта сәнгать мәктәбендә дә укыган. Тормышын иҗаттан башка күз алдына китерә алмавын аңлагач, архитектура-төзелеш академиясенә укырга кергән. – Рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә эшләп карадым. Гарәп каллиграфиясе белән өй, офис диварларын бизәдем, шундый стильдә картиналар ясадым. Хәзер инде иҗатымны халкыма багышларга булдым, – ди әңгәмәдәшебез.
Гүзәл балачактан үзенең башкаларга охшамаганлыгын яхшы аңлый. Татар мәктәбендә укый башлаганчы, татар мохитен бары әти-әнисе янында гына күрә ул. – Башкаларга охшамавымнан кимсенмәдем, киресенчә, моны һәрвакыт үзенчәлегем итеп кабул иттем. Архитектура-төзелеш академиясендә укыган вакытта үз миссиям турында уйлана башладым. Аллаһы Тәгалә шундый сәләт биргән икән, мин иҗатым аша ниндидер мәгънәләр җиткерә, үз мәдәниятемне, тарихымны картиналарымда саклый, алар аша популярлаштыра алам бит – шуны аңладым. Милли тема рәсем сәнгатендә бик сирәк очрый. Шуңа да бу темага алынуым сөрелмәгән кырга кергән кебек булды. Ә иҗат кешеләре, аеруча рәссамнәр өчен яңалыкларга алыну – зур бәхет ул, – ди Гүзәл. Картиналары белән башкаларны илһамландырасы килә аның. «Саклагыз, кадерләгез, бу бик кирәк сезгә!» – дип түгел, ә традицияләрнең мәхәббәт теле булуын аңлатып. Кешеләр өйләрендә милли тематиканың нигә кирәген аңлап бетермиләр иде. Иң беренче чиратта мин төрле каналлар аша шуны аңлатырга тырыштым. Элек татар йортларында милли бизәкләр зур урын алып торган, ә хәзер алар бер-берсенә охшап бетте. Милли стильдә ясалган картина элеп куеп кына да өйгә үзенчәлек, ямь өстәп була бит. Моңлы сурәтләр Пумала-буяга алынганчы, картинаның нинди буласын күз алдына китерергә кирәк. Кайчак аның идеясен уйлап табуга вакыт күбрәк кирәк була икән. Аеруча тулы бер серия иҗат иткән чакта. – Картиналар бер-берсенә «ялгансын», тулы бер сюжет килеп чыксын өчен, озаклап уйланам. Шуннан соң инде ясарга тотынам. Идеядән алып әзер картина арасында, гадәттә, бер-ике атна вакыт була. Ә иң күп вакыт шушы картиналарга дөньяга танытуга, төрле социаль челтәрләргә куюга китә, – ди Гүзәл.
Гел зур-зур картиналар, катлаулы серияләр ясау белән генә шөгыльләнми ул. Кулайрак бәягә бераз гадирәк картиналар да ясарга кирәк дип саный. Шулай булмаганда, сәнгатьне киң массага тарату авыррак… – Иң кыйммәтле картинамның бәясе – 53 мең сум. Ул «Чәй куегыз!» дип атала. Аның идеясе интернетта шактый таралган бер кызыклы видеоны карагач туды. Бер казах гаиләсендә кыз бала әтисе белән языша икән. Тик ул нәрсә генә язса да, әтисе аңа: «Чәй куегыз!» – дип җавап кайтара. Күпләр бу видеода үз әтиләрен, үз гаиләләрен күргән дип уйлыйм. Гомумән, төрки халыкларның тормышында чәй аерым урын алып тора. «Чәй куегыз!» картинасында мин нәкъ менә шуны һәм безнең халыкның кунакчыллыгын күрсәтергә теләдем, – дип сөйләде безгә рәссам. Гүзәлнең үзе өчен иң катлаулы һәм күпләрне елаткан картинасы «Чыгарсыңмы каршы алырга?» дип атала. Шулай ук кечкенә булса да тарихлы картина ул. – Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы илһамландырды. Анда яңгыраган көйләргә, аеруча Илһам Шакировның «Сарман вальсы»на тагын бер кат гашыйк булып кайттым. Өйгә кайтуга, күз алдыма булачак картинам килеп басты. Һәм мин татар чәчкәләре арасында татар читеге киеп баскан сөйгән ярын каршы алучы яшь кызны сурәтләдем. Яшьлек, мәхәббәт, тугрылык – «Сарман вальсы»ндагы әлеге төшенчәләрне картинамның нигезе итеп алдым. Һәм, беләсеңме, аны сатып алган ханым, кулына алуга, хәтта елап җибәргән. Гомумән, әлеге картинага кайтавазлар бик күп килде. Күпләргә ул яшьлеген искә төшерде, кемнедер балачагына алып кайтты. Картиналарымда визуаль һәм мәгънәви якны берләштереп, кешеләрдә мондый хисләр уята алуыма әйтеп бетергесез шат мин, – ди Гүзәл.
Әлеге ике картина да «Ярату» сериясенә карый. Ул сериядә Гүзәл төрки халыкларның традицияләр аша мәхәббәт аңлатуын сурәтли. – Соңгы арада минем иҗатыма битараф булмаучылар шактый артты. «Ярату» сериясенә караган картиналарымны бик күп сорыйлар. Мин аларны Казанда да күрсәтергә телим. Гомумән, минем Татарстан башкаласына күченәсем килә. Хәзерге вакытта мин моның өчен кулымнан килгәнне эшлим. Анда мине тагын да зуррак мөмкинлекләр, идеяләр көтә кебек…
Чыганак: vatantat.ru