tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында Туган телләр бәйрәмләре узды
Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында Туган телләр бәйрәмләре узды

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашында Туган телләр бәйрәмләре узды

21 нче февраль — илебездә Халыкара туган телләр көне уңаеннан төрле чаралар узды.

Казандагы 206 һәм 178 балалар бакчасында Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды һәм “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге катнашында Туган телләр бәйрәме узды. Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү бездән зур осталык, түземлелек сорый. Бу чарада балалар милли җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, милли уеннар уйнадылар һәм туган телләрендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Балаларны “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова тәбрикләде.

Шулай ук Халыкара туган телләр көне уңаеннан Шыгыгырданда да чара узды. Чарада  Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды катнашты.

Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*