Казанда рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәссамның уникаль картиналар күргәзмәсе Халыкара космик станция бортында 2000 еллар башында булган иде.
Рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаров — мәгърифәтче, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның укытучысы һәм рухи остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның (1845-1920) оныгы. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ильяс Айдаров — кешелек тарихында беренче тапкыр картиналары Җирдән читтә күргәзмәгә урнаштырылган рәссам. Бу хакта Гиннесның рекордлар китабында язма бар.
«Йорт-Art» галереясендәге күргәзмә 2022 елның 17 мартына кадәр дәвам итәчәк.