tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» күргәзмәсе ачылды
Рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» күргәзмәсе ачылды

Рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» күргәзмәсе ачылды

Казанда рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәссамның уникаль картиналар күргәзмәсе Халыкара космик станция бортында 2000 еллар башында булган иде.

Рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаров — мәгърифәтче, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның укытучысы һәм рухи остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның (1845-1920) оныгы. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ильяс Айдаров — кешелек тарихында беренче тапкыр картиналары Җирдән читтә күргәзмәгә урнаштырылган рәссам. Бу хакта Гиннесның рекордлар китабында язма бар.

«Йорт-Art» галереясендәге күргәзмә 2022 елның 17 мартына кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*