tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Уфа шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Биредә ул Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Азат Бадрановны Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2022 елга планлаштырылган чаралар белән таныштырды: федераль округларда татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында съезд уздыру һ. б.

Вице-премьер күп кенә төбәкләрдә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек эшләре алып барылуын ассызыклады һәм Башкортостан Республикасында да оештыру комитетын булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Азат Бәдранов Бөтендөнья башкортлар корылтае белән очрашуның урынлы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Ул Башкортстанда да Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга зур игътибар бирелүен һәм Республика шулай ук масштаблы чараларга үз өлешен кертәчәген хәбәр итте. Моннан тыш, Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын үткәрүдә, БТК ның “Татарча диктант” һәм башка проектларын оештыруда да ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

Шулай ук Азат Бәдранов Уфа шәһәрендә Бөек Ватан Сугышы Герое Даян Мурзинга һәйкәл кую эшчәнлеге турында сөйләде.

Васил Шәйхразыев Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

-Без Бөтендөнья башкортлар корылтае белән хезмәттәшлек итәргә телибез, төбәкләрдә күп кенә милли-мәдәни оешмалар “татар-башкорт җәмгыяте” исемен йөртә”, – диде ул.

Азат Бәдранов татар-башкорт якшәмбе мәктәпләре булдыру һәм чаралар үткәргәндә уртак эшчәнлек алып бару мөмкинлеген ассызыклады.

– Традиция буенча, ел башында без Россия төбәкләрендә милләттәшләребез белән очрашулар уздырабыз. Быел очрашулар Башкортстан Республикасында старт алды, 2022 елга бурычлар куелды. Яңа елда без һәркемгә дә иминлек һәм эшчәнлектә уңышлар телибез, ел нәтиҗәле булачак, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*