tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфа шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Юлдаш Йосыпов, Башкортстан Республикасының Мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, ББК президиум әгъзасы, медецина фәннәре докторы Салия Морзабаева, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнаштылар.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев 2017 елдан башлап Татар конгрессы структурасындагы үзгәрешләр, Милли Шура эшчәнлеге турында бәян итте. Ел саен Россиянең Федераль округларында татарлар белән җыеннар уздырылып килү турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы составында булган, аеруча чит илләрдә күп кенә оешмаларның татар-башкорт дигән исем астында берләшеп эшләвен дә ассызыклап узды.

Шулай ук Милли Шура рәисе быел Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык олы датасы якынлашканын да искәртте. “Бу Татарстан бәйрәме генә түгел, бу турыда без бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән булган очрашуда да сөйләштек”, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразыев быел Татар конгрессы оешуның 30 еллыгы булуын да әйтеп узды.

Юлдаш Йосыпов үз чиратында Башкортлар корылтаеның структурасы да Милли Шура белән охшаш булуын ассызыклады (авт. 2019 елдан башлап Бөтендөнья башкортлар корылтаеның президиум рәисе – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова). “2022 елны корылтай “Башкорт мәдәнияте һәм рухият елы” дип игълан итте. Сезнең тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим, күп нәрсәләрне сезгә карап, элемтәдә торып эшлибез”, – дип сөйләде корылтай җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*