tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәлиев: «Татар теле турында артык күп сөйләнсә, аңа ясин чыгу якыная кебек»
Римзил Вәлиев: «Татар теле турында артык күп сөйләнсә, аңа ясин чыгу якыная кебек»

Римзил Вәлиев: «Татар теле турында артык күп сөйләнсә, аңа ясин чыгу якыная кебек»

– Римзил әфәнде, сезнең дипломыгыз буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуыгыз дөресме?
-Әйе, журналист стажым 54 ел булса да, беренче дипломымда «Филолог. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип язылган. Филфакта укыганда Уфаның 15нче мәктәбендә 6 сыйныф балаларына татар теле укыттым. Чернышевский урамындагы бу тарихи бинада «Галия» мәдрәсәсе урнашкан булган. Зыя Камали, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфаннарны хәтерләгән йортка бүген дә татар теле ят түгел — хәзер анда «Галия» мәдрәсәсе кайткан.

-Сез милли темага бер якка да авышмыйча, эмоцияләргә бирелмичә актив яза торган кеше. Республикада Тел комиссиясе төзелү сезнең өчен табигый хәл булдымы һәм без бу комиссиягә зур өметләр баглый алабызмы?
-Мин моны үтә дә четерекле, хикмәтле мизгел дип бәялим.
-Шулай укмы? Нәрсәдә соң аның хикмәте? Гадәттән тыш гамәлләргә нинди сәбәпләр этәрә дип уйлыйсыз?
-Башка сыймаслык хәл! «Милләтне кыса!» дип саналган совет чорында да татарлар үзара татарча сөйләште. Хәтта Казанның Яңа бистәсендәге татар малайлары белән уйнап үскәндә татарча аңлый башлаган рус кешеләрен беләм. Татар авылларының күбесендә күпчелек фәннәр татарча укытылды. Казан дәреслекләре Татарстаннан читкә дә җибәрелде. Татар теле укытучыларын әзерләүче институтлар дистәгә якын иде. Татарстанда, Башкортстанда чыга торган татар газета-журналларның тиражы хәзергедән 50-100 тапкыр зуррак булды. Ә хәзер, татар теле дәүләт теле дип игълан ителгәч, милләткә хөррият күбрәк бирелгәч, үзебез үк телдән бизә башладык. Бу нихәл бу?!
-Мәгариф системасындагы бүгенге вазгыятькә бәйләп карыйбыз инде, гадәттә.
-Әйе, хәзер маңкортлар тәрбияләү өчен шартлар кулайрак. Глобализация тәэсире, зур дөньяга чыгып, халыкара телләргә күчү… Ләкин барыбер шартлар элеккедән яхшырак бит! Патша Россиясендә дәүләттән милли мәгарифкә һәм мәдәнияткә бер тиен дә бирелмәгән. Хәзерге мөмкинлекләрне патша заманы белән дә, совет чоры белән чагыштырып булмый. Тел, милли мәдәният тармагында эшләүче рәсми оешмаларның саны бихисап! Аларны асрауга киткән чыгымнар күпме! Комиссиянең кайбер әгъзалары моны яхшы белә.

-Ни өчен бу чаралар нәтиҗә бирмәде икән соң?
-Моны шул мөхтәрәм комиссия ачыкласын иде. Татарстанда тел өчен җаваплы кешеләр хәттин ашкан. Казанда татарча игълан итүче дөньядагы бердәнбер метро бар, иярченле ике телевидение каналы, музыкаль радио-телевидение каналлары, профессиональ татар театрлары, хосусый җыр театрлары, дәүләт филармониясе, татар матбугаты бар. Миллилеге ярым-ярты булса да, йөзләрчә мәктәп бар. Югары уку йортларында кимеп барса да, татар бүлекләре, кафедралар, Фәннәр академиясенең институтлары һәм — игътибар! — Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында, һәр район-шәһәрдәге мәгариф бүлекләрендә дә татар теле өчен җаваплы кешеләр бар. Тукай, Җәлилләрнең, Гомәр Бәшировларның төшенә дә кермәгән шартлар. Хакимият, идарә структураларында да бар татар телен яшәтергә җаваплы кешеләр. Марат Әхмәтов комиссиясендә менә шулар күпчелекне тәшкил итә ич! Җыелсыннар да, «чумдилларны»ны әйтсеннәр. (Бер абзыйның «в чем дело?» дип соравы һәрвакыт искә төшә).
-Алар нидер эшли алыр дисезме? Комиссия әгъзаларына ышанычыгыз бармы?
-Исемлеккә каршылыгым юк. Бәлки, озынрактыр, кеше күп булгач, мәсьәләне тирән итеп, җентекләп тикшереп булмый. Минемчә, 15 кеше дә җиткән иде. Өстәп экспертлар җәлеп итеп була.
Комиссиядә бу эш өстендә күптән утырган һәм эшли дип саналган кешеләр хәтсез генә булгач, күпләрнең күңеле төште. Алар тел мәсьәләсен әллә кайчан хәл итәргә тиешле шәхесләр иде. Хәзер ни өчен эшнең барып чыкмавы сәбәпләрен әйтсеннәр. Ялгышлар кабатланмасын.
Комиссиядә эшне эчтән белүчеләр, янып йөрүчеләр дә җитәрлек. Укытучылар Камәрия Хәмидуллина, Илсөя Әхмәтгалиева, интернет белгече Фәрхәт Фәткуллин, Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, Лотфулла Шәфигуллиннар 5 кенә минут сөйләп, тәкъдим кертсәләр дә, 3 сәгатьлек фикер давылы чыгарга мөмкин.
Төп хикмәт исемлекнең астына куелган имзада — бу комиссияне Татарстан Президенты төзегән. Тәҗрибәле, татар телен яраткан, зур вәкаләтле шәхес — Марат Әхмәтов җитәкчелегендә.
Һәм бу «исемлек» бары тик татар телен гамәлгә кую буенча гына махсуслаша. Тарихта булган хәл түгел бу! Хәтта Бөтендөнья татар конгрессында, Фәннәр академиясендә яки татар теле кафедраларында да бу кадәр вәкаләтле затларның махсус тупланганы юк. Эшләсеннәр, җавап бирсеннәр әйдә! Илбашы алдында. Президент үзе җаваплылыкны үз өстенә алган бит.
«Россия Федерациясе халыкларның телләре турында» Федераль Закон буенча яшәп, РФ Конституциясендә язылган хокукларны гамәлгә куя торган команда дип саныйк Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссияне.

-Кануннар безгә телебезне сакларга мөмкинлек бирә дисезме?
-Без милли мәгариф таркатыла башлаган шартларда милләтне, телне сакларга тиешбез. Чөнки милләт өчен идеаль шартлар беркайчан булмаган. Туган телебездә сөйләшү, аны өйрәнү тыелмый бит!
-Тыелмаса да, шәһәр яшьләре сөйләшми. Ә ни өчен минем кызым, сезнең оныклар кебек яшьләр татарча сөйләшергә атлыгып тормый?
-Сөйләшкәннәре дә очрый. Ләкин сирәк. Ни өчен? Бу сорауга менә шул комиссия ничек җавап бирер икән? Мәктәпләр, мәгариф системасы — аерым мәсьәлә. Ул турыда аңлатыр кешеләр комиссиядә бар. Ләкин тел кулланышына иң башта мохит тәэсир итә. Ике телле мохит булдырырга безгә кем комачаулый?
Глобализациягә ягып калдырабыз бит гаепне.
Дөрес, замана агымы милли үзенчәлекләрне йота. Без глобализацияне үзгәртә алмыйбыз. Ләкин аның мөмкинлекләрен кулланып була. Шул ук интернет, телевидение, кесә телефоны һәм башка техник чаралар мохит булдыра, сибелгән милләттәшләрне кавыштыра, туплый ала!

-Бөек тарих белән мактанырга яратабыз инде.
-Минемчә, һич мактанмыйбыз. Киресенчә, үзебез яшәгән Россия дәүләтенең Алтын Урда империясе дәвамчысы, шул дәүләттән бүленеп чыккан ил икәнлеген юньләп белмибез. Ә тарихи үзаң кешенең милли аңын тота. Телебезнең кыйммәтен, аны куллану тарихын белгән яшьләр татар теленең кадерен яхшырак белер иде.
Меңьеллык Казан, Шәһри Болгар, Биләр хәрабәләре, ислам динен кабул итү тарихы хәзер танылган. Һәм аларны өйрәнү, тану бер дә чикләнми. Мин 7 классның тарих дәреслеген укып чыктым. Опричнина турында һәм Иван Грозныйның Казанны алуы турында җентекләп язылган. Анда «Патша мәетләр аша шәһәргә керә алмый торган», – дигән җөмлә бар. Ягъни, хәтта рәсми тарих та Казанның ничек алынганын таный хәзер. 470 ел элек бабаларыбызны юк итүләре турындагы бу мәгълүматны митинглардан түгел, федераль стандартлар буенча чыгарылган дәреслектән алдым. Гумилев, Худяковларны укысаң, бу хакыйкатькә өстәмәләр дә табасың. Россиядә дәүләт кору тәҗрибәсе булган милләтләр күп түгел. Шуны аңлаган яшь татар үз теләге белән туган теленнән ваз кичмәс иде, әлбәттә!

Бездә тарихчылар көчле, яңа хезмәтләр күп. Популярлаштыру кирәк. Әйтик, Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт эшлеклесе, авыл хуҗалыгы галиме Фатих Сибагатуллинның тарихи китапларын кем ничек бәялидер, әмма алар татар халкын дөньяга, зур сәясәткә чыгара, безне танырга мәҗбүр итә. Алар дошманнарны арттырмый, дусларны күбәйтә.

-Римзил әфәнде, яңадан комиссиягә әйләнеп кайтыйк әле. Тел комиссиясе беренче утырышын уздырды. Фикерләр әйтелде. Беркетмә язылгандыр. Министрлыкларга йөкләмә бирелгәндер. Алар конкрет белгечләрне җаваплы итеп билгеләгәндер. Электрон документ әйләнеше аша җавап әзерләнер. Шулаймы?
-Бик мөмкин. Ул иҗтимагый комиссия һәм без аны җәмәгатьчелек контролендә тота алабыз. Бу комиссиянең мөмкинлекләрен инкарь итү дөрес түгел. Аңа ышанырга кирәк. Ярдәм итәргә һәм эшләтергә.

Телне өйрәнүдә җитешсезлек бар икән, проблеманың асылы Президентта да, гади көтүчедә дә, укытучыда гына да түгел. Тел мохитен булдыручы административ ресурс белән Президент төзегән комиссия әгъзалары идарә итә. Республика оешмаларында эшләүче «гади» чиновниклар, муниципаллар, мәктәп директорлары бик яхшы белә бу теманы. Алар үзләре җавап бирергә тиеш. Бәлки, район башлыгы урынбасары, мәгариф, мәдәният бүлеге мөдире кебек шәхесләр махсус вәкаләт алырга тиештер. Проблема бар икән, аның өчен кемдер җавап бирә. Ул кешеләр эшләмәсә, димәк, аларны алыштырырга кирәк. Һәр «объектив» сәбәпнең исеме, фамилиясе бар. Тел кулланышы өчен җаваплы кешеләрнең исемлеген төзик. Аларны сүкмик, ә эшнең нәтиҗәсен сорыйк.

Марат Әхмәтовның ул утырышта ясаган докладын укып чыктым. Анда дөрес, саллы итеп әйтелгән. Минем өстәмә шул: безнең яшәештә милли тел балансы юк, кулланыш юк, урамнар, йортлар бизәлешендә дә 50 процент миллилек юк. Демография, татар гаиләләрендәге балалар саны һәм «сыйфаты» турында социологик мәгълүматлар юк. Миграция, читкә күчеп киткән татарларның балалары Татарстанга яки ата-баба җиренә күчеп кайтамы? Туксанынчы елларда андыйлар күп иде.
-Болары да мең дә бер кат әйтелгән инде.
-Димәк, әйтелгәннәргә инвентаризация эшләргә кирәк.

-Телне һәм милләтнең саклауның идеаль моделе бармы? Сез аны ничегрәк күз алдына китерәсез?
-Бу кызык сорау. Мин аны Марат Готыф улына бирермен әле. Эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләргә ревизия ясап, Тел комиссиясе идеаль модельне эзләсен иде. Без аларга ярдәм итәрбез.
-Римзил әфәнде, милләт, тел, рухи үсеш мәсьәләсен гомер-гомергә гуманитарийлар күтәрде. Ә хәзер авыл хуҗалыгы белгечләре, «технарьлар» куела…
-Димәк, гуманитарийлар булдыра алмаган. Ә «технарьлар», чыннан да, булдыклы кешеләр. Беренче Президент Минтимер Шәрип улы гуманитарийлардан калышмый. Инженерлар янәшәсендә, кул астында күпме гуманитарийлар эшли!
Гуманитарийлар арасында да көчле идарәчеләр бар иде. Мансур Хәсәнов 20 еллап беренче вице-премьер булды, ул фәннәр докторы иде, әдәбият гыйлеме, Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча зур галим. 25 июньдә аның тууына 90 ел тулды. Искә алдыкмы? Академик Мирза Мәхмүтов бар иде. Хәтта Фикрәт Табиев та гуманитарийлыктан чыгып, зур карьера ясаган.
-Бүген безнең халык ышанычын яулаган, абруйлы татар гуманитарийлары юкмыни?
-Әйе, без сыекланганбыз. Без, телне, мәгарифне тыйсалар да, эшләргә тиеш. Ә безне тыймыйлар, финанслар да бирәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов безнең ишеләргә ышанмыйча, «кризис менеджерлары» куйды, үзе дә эшкә алынды. Ә бит заманында дәүләттә танылган Насыйри, Акчура, Исхакый, Г.Ибраһимов, Садри Максудилар булган. Бик сирәкләр генә белә аларны. Аллага шөкер, Казанда Садри Максудига һәйкәл куелды.

-Бөек шәхесләр булгандыр. Ә бүген шәхесләребезнең балалары русча сөйләшә. Әле генә үзегез дә минем күз алдында татар теле галименең улы белән русча сөйләштегез.
-Әйе. Бу ялгышны төзәтергә кирәк. Татарча белүче егет ул. Русча дәшкәч, русча җавап бирдем. Туфан Миңнуллин да кайчакта русча чыгышлар ясый иде. Үз тәкъдимен үткәрү өчен. Кирәк булса, иң каты милләтчеләр дә үз йомышы белән руслар янына барып, русча сөйләшеп эшне хәл итә. Димәк, безне нужа мәҗбүр иткән.
Начар гадәттән аерылу авыр. Татарча яхшы белүче бер таныш яшь ханым баласы белән өйдә русча сөйләшкәч, кисәтү ясаган идем. Елап җибәрде. «Непривычно», ди. Бу – психологик барьер. Һәм аны җиңәргә кирәк.
Хәзер телне, милләтне саклауның иң беренче кагыйдәсен игълан итәм. Язып куегыз! Татарча белгән татарлар, бернигә дә карамыйча, үзара татарча сөйләшсәләр, менә шул булачак милли революция! Татарчасы шома булмаганнар да оялмасын. Ә телебезне белмәүче милләттәшләр башка телдә булса да, татар тарихын өйрәнсен. Өйдә бала-чага ишеткән җирдә туган телебездә сөйләшегез. Радио, телевидение, видеоязмалар, интернет татар телен күбрәк яңгыратса, китап, газета-журнал укысагыз, театр-концертка йөрсәгез, милләт һәм тел яшәячәк! Шуның өстәвенә, мәктәп тә булса — менә шул суперидеаль модель булыр! Хәтта булмаса да, без үзебезнең мохитне үзебездә хасил итәргә тиеш.
Шуңа өстәп, район, шәһәр хакимиятләренең эшен бәяләгәндә, милләтара татулык белән беррәттән милләтне һәм телне саклау кысалары кертелсен иде. Күрәләтә күпчелек санлы җирле халыкның милләте корыса, нинди татулык булсын? Мәгълүмат чараларында, татар матбугатында милли тема, мәгариф, мәдәният, тарих яктырту да гадәти норма булырга тиеш! Президентның татар теле комиссиясе менә шул максат белән оештырылган дип уйлыйм.

-Монда инде милли аң мәсьәләсе алгы планга чыга.
-Әйе, анысын без балаларыбызга, оныкларыбызга, «непривычно» дигән ханымга аңлатырга тиешбез.
-Кем аңлата?
-Без.
-Кем ул без?
-Зыялылар. Язучылар, журналистлар, укытучылар, рәссамнар, артистлар… Сүз уңаеннан, безнең әңгәмә аша комиссиягә сәлам әйтим әле. Утырышта бер шөбһәләндергән әйбер булды — миллионнар биреп әсәр яздырабыз да, телне коткарабыз дигән фикер үткәрелде. Монысы инде комиссиянең тирән ялгышы булачак. Язучылар берлеге дә, Мәдәният министрлыгы да грантлар таратып, романнарга заказ биреп карады. Нәтиҗәсе күренми. Шедевр булса да, хәзер яшьләр укымый күләмле әсәрләрне. Ул акчаны язучыларга бирик без. Гуманитар ярдәм итеп. Ләкин алар бүген ихтыяҗ булган продукция бирсеннәр. Хәзер нәрсә кирәклеген балалары белән киңәшсеннәр. Үзләренең милли рухын заманчалаштырсыннар.
«Модернизация» сүзе гел ишетелә. Менә шул нәрсә татарга кирәк. Романнарның булганын укыйк, шуларны укып бетерсәк, язарсыз. Ә хәзергә тарих, милләт турында мавыктыргыч документаль әсәрләр, кыска видеороликлар мөһимрәк. Кыска, кызык, актуаль әсәр иҗат итү кыенрак. Кайберәүләр калын беллетристик әсәрне дәүләт бүләге алыр өчен махсус яза.

-Сез бу сүзләрегез белән язучыларның дошманына әйләнәчәксез — кисәтеп куям.
-Дәвам итәм. Хөрмәтле язучылар, күп томлыклар чыгармагыз — алар китапханәләрдә ачылмыйча ята. Алар халыкка сатылсын. Русча китаплар сату гөрләп бара. Сез классик булып күренергә телисез. Романнарыгыз дан-дәрәҗә китерә дип тырышуыгыз аңлашыла. Күпмегез инде халык язучысы! Кайберәүләрнең лауреат, атказанган исеме, медаль-орденнары да бар. Ләкин яшьләр сезне укымый. Үз балаларыгыз да. Калын-калын роман һәм озын поэма язып, милләтне коткарам дип уйламагыз. Әйдәгез, тарихи, милли, социаль, әхлакый, криминаль темага документаль әсәр, фильм сценарийлары иҗат итик. Сез милләтчеләр, милләт турында борчылуларыгызны үтемле жанрда әйтегез! Оныкларыгыз белән киңәшеп эшләгез! Аларга нәрсә аңлашыла, шуны сөйлик.
-Сез Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинны эшсез калдырасыз бугай.
-Ул аудиокитаплар чыгара бит инде. Чыгарсын! Алга таба да уйлансын! Вакытында китап сәүдәсен таркатып ялгышлык эшләдек. Китап сәүдәсен оештырмасак, китап бастырып кәгазь әрәм итәсе дә юк. Сәгъдәтшин китапларны чыгарсын да, сатсын да! Кайбер язучылар моның җаен белә. Соңгы елларда Роберт Миңнуллин шигырьләрен инстаграмга куя иде…
-Роберт абый бөтен замандашларына бүгенге әдәбият үрнәге күрсәтеп китте.
-Әйе. Башкалар да шулай итсеннәр. Иң көчле шедеврларны, тарихи белешмәләрне альбом итеп яхшы кәгазьдә бастырырбыз, алар сатылыр, бүләк ителер. Хәзер безгә реаль тарихны халыкка җиткерә торган формалар кирәк. Бу иң беренче чиратта аудиовизуаль жанр. Рабит Батулла, Фаяз Хуҗин кебек мавыктыргыч ораторлар (алар күп бездә) видеодәресләр алып барсыннар, милләт турында кыска хатирәләр сөйләп утырсыннар. Көннәр буе!
Бүген реаль вакыйгалар, документальлек кызык. Безнең милләтнең фаҗигасен, Татарстанның булмышын аңлау өчен язучыга 1917 елда үткән өч милли съездны белергә кирәк. Шул хәлләрне тасвирларга кирәк. Тагын Идел-Урал штаты проекты, Татар-башкорт республикасы проекты, «Болак арты республикасы», Солтангалиевны хөкүм итү буенча ВКП(б) Үзәк Комитетының махсус киңәшмәсе, «җидегәнчелек» фаҗигасы. Яшьләр моны беләме? Архивларга бар! Истәлекләр, хатлар эзлә! Яз инде шуны! Язучы теле белән, матур һәм кыска итеп яз! Зур эчтәлекне бер шигырьгә, бер роликка сыйдыр!

-Элек каһәрләнгән Мирсәет Солтангалиев исеме туксанынчы елларда кабат яңгырады. Фәнни-гамәли конференциясе булды. Һәйкәлен ачу өчен таш салынды. Мәйданга исеме бирелде. Хәзер ул мәйдан кайда, беләсезме?
-Ә бит Солтангалиев — зур тарих. Аның һәйкәле барыбер булырга тиеш. Андый фигуралар күп түгел. Ринат Мөхәммәдиев роман язды. Әсәргә Тукай бүләге бирелде. Төркиядә дә басылып чыкты бугай. Укыдыкмы без аны? Белдекме? Юк шул. Чөнки роман гына (!) нәтиҗә бирми. Солтангалиев язмышы — милләт фаҗигасы, аның сәяси каршылыклары киң халыкка барып җитмәде. Талантлы документаль әсәрләр, фильм да кирәк булган. Шәхес һәм хакыйкатьне күрсәтеп. Без Солтангалиевны яңадан ачарга тиеш.
-Безнең бүгенге көн геройлары да бар, Римзил абый. Алары да язылсын иде…
-Әйе, яңа заман шәхесләре кирәк. Мәсәлән, СуперАлиса дигән җырчы бар. Аның кызы татарча үзеннән дә яхшырак белә икән. Яшьләр шундый хәлләрне үз итә. Иң мөһиме — үзен «супер» дип йөргән замана кызы милләткә кайткан. Бу маңкортлык юлына баскан милләттәшләргә үрнәк бит. Шул турыда язарга кирәк.
-Килешәм. Минемчә, иң үтемлесе – кинематография һәм театр. Комиссиянең грантларга дигән акчалары күп булса, Фәрит Бикчәнтәевка бирсен — тарихи спектакль куяр иде.
-Татар тарихы турында спектакльләр юк. Заманында «Канкай улы Бәхтияр» куелган иде. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча Мөхлисә Буби турында спектакль булып алды. Башка юк.
Тагын бер тема. Безнең дәүләт симфоник оркестрыбыз да бар. Аңа елына йөзәр миллион сум грант бирелә. Аның белән бик каты горурланабыз. Әмма оркестр бөтен дөнья башкарган әсәрләрне башкара. Андый оркестрлар илдә дә аз түгел. Ул башкарган симфонияләр безнең милләтне күтәрәме? Татарстанныкы икән, милли әсәрләрне, татар композиторларын, Татарстанда иҗат иткән Ключаревларны, Җиһановларны, Рахлиннарны, Шәрифуллиннарны, Трубиннарны, Любовскийларны да башкарсын иде. Бу шәхесләрне онытсак, «даһи» оркестрыбыз газиз булмас.

-Болары инде, заманча итеп әйтсәк, проектлар. Милли мәсьәләләргә, татар теленә кагылышлы проектлар нәтиҗәлеме?
-Бәлки… Мәгълүматым юк. Интернет аша ана телен өйрәнү көйләнгән иде. Шул проект ярдәмендә татар телен өйрәнгән 3-4 кешене күрәсем килә. Хәзергә берсен дә таба алмыйм.
Милли үзаң үстерү (елына 25-30 млн сумлык) программасы, республика халыклары телләрен саклау (елга 150-180 млн сум) буенча дәүләт программасы нинди нәтиҗәләр китерә? Бу программалар буенча грант алучы проектлар турында ел саен хисап ясала. Әмма чын нәтиҗәне юньләп күрсәтмиләр. Күпмегә, ничек арткан милли үзаң? Телләр гамәлгә ничек куела? Белгән һәм кызыксынган кеше очрамый. Эшләр башкарылса да, аларның асылын аңлаучы юк. Күз буяу дигән шик кала.
Мин кемнәрнедер гаепләргә, фаш итәргә кирәк димим. Ләкин киләчәктә файдасыз, нәтиҗәсез эшләр белән шөгыльләнмәскә, үзебезне алдамаска кирәк. Былтыргы милли проектларга хисапны тел комиссиясе үз өстенә алсын, яңа эшләрне билгеләсен һәм аларның асылын бәйсез экспертлар бәяләсен иде. Гомумән, экспертлар җәлеп итү аксый бездә.
Тел мәсьәләсенә бәйле мәгариф тармагы, академик фән вәкилләре үзләре шул комиссиядә утыра. Алар телдән бизүнең сәбәпләрен, килеп туган вәзгыятьтән чыгу юлларын әйтсен. Татар теле турында артык күп сөйләсәләр, аңа ясин чыгу якыная кебек… Бәлки үзебезне алдаудан туктап, чынлап та эшкә керешергә кирәктер? Үткән эшләр инде үткән, киләчәктәгеләре нәтиҗәсез булмасын иде!

P.S. Тел темасына фикерләр, тәкъдимнәр туплау өчен Марат Әхмәтовның кабул итү бүлмәсе, электрон почтасы, телефоны хәбәр ителсен иде. Бу хәлләрне интернетка чыгару өчен http://tel.tatar.ru/ порталын да кулланып буладыр?

https://intertat.tatar/news/culture/10-08-2020/rimzil-v-liev-tatar-tele-turynda-artyk-k-p-s-yl-ns-a-a-yasin-chygu-yakynaya-kebek-5760678

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*