Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров татарлар мәчетләр төзү буенча алдынгы урында барганын билгеләп үтте.
-Безгә, эшмәкәрләргә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге биналарны төзү эшләрен башларга кирәк. Һәрбер федераль округта, шәһәрләрдә без үзебезнең эшмәкәрләр оешмасының фондларын оештырырга телибез. Әлеге фонд ярдәмендә таралып яшәгән татарларны берләштерә алырбыз,-диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы уза.