tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борһанов: Шәхесләребезне галимнәр белә, ә халык белми
Альберт Борһанов: Шәхесләребезне галимнәр белә, ә халык белми

Альберт Борһанов: Шәхесләребезне галимнәр белә, ә халык белми

Тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов сүзләренчә, шәхесләрне галимнәр белә, ә халык белми.

«Безнең мирас» журналы оештырган түгәрәк өстәл татар шәхесләренә багышланган иде. Тарихчы сүзләренчә,  Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне белмәгән татарлар бар.

«Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә, Екатеринбургта Муса Җәлилгә һәйкәл куйганда бик күп яңалык белдем. Тукай белән Җәлил турында бөтен кеше белә, дип әйтәбез, ләкин татарлар арасында да, башка милләтләр арасында да аларның кем булуын аңламаган кешеләр бар. Серов шәһәрендә: «Җәлил татармы? Ул казах түгелме», – дип сорадылар.Шәхесләрнең тормышы, биографиясе, иҗаты, батырлыгы, хезмәте һәм милләтнең рухи байлыгына кергән өлешен күрсәтүгә бик зур игътибар бирергә кирәк», – дип сөйләде ул.

Шәхесләрнең күбесен белмибез, галимнәр белә, әмма халык белми, ә шәхесләр аша милләтне таныту җиңелрәк, ди ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*