tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһиров татарларның саны артачак дип фаразлады
Индус Таһиров татарларның саны артачак дип фаразлады

Индус Таһиров татарларның саны артачак дип фаразлады

ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров татар халкының саны арта барыр дип фаразлый.

«2010 елда халык саны алынды. Кайбер хаталар бар. Ләкин аларга игътибар итми мөмкин түгел. Беренчедән, халык санын алу. Татар халкы кими бара, бу – факт. Тел мәсьәләсендә дә татарларның белеме кими. Шулай да, безнең саныбыз арта барачак дип фаразлыйм», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә халык тарафыннан туган телгә игътибар арта бара. «Тел мәсьәләсендә дин әһелләребез шактый файдалы эшләр башкара. Сан һәм тел халыкның сыйфатын күрсәтә торган фактор. Беренче урында гаилә тора. Гаиләдә татар теле һәм балалары милли рухта тәрбияләү беренче урында була икән, алга китеш була», – диде академик.

«Хәзер ата-аналар рус телендә сөйләшә. Хәтта кайбер балалар ата-аналарын да туган телгә өйрәтә», – дип билгеләп үтте ул.

Индус Таһиров проблемалар күп булса да, татар халкы – бөек халык, ул тарихта чарланган, аны берничек тә бетереп булмый, дигән фикердә. «Кояш тирәсендә җир шары ничек әйләнсә, без дә шулай яшәячәкбез. Без – горур халык», – дип нәтиҗә ясады ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*