tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: “Балалар өчен татар телендә тарихи мультфильмнар эшләргә кирәк”
Дамир Исхаков: “Балалар өчен татар телендә тарихи мультфильмнар эшләргә кирәк”

Дамир Исхаков: “Балалар өчен татар телендә тарихи мультфильмнар эшләргә кирәк”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы уза. Утырышта комитет җитәкчеләренең чыгышлары яңгырады.

Татар тарихы һәм заман комитеты җитәкчесе Дамир Исхаков тарих фәне өлкәсендә һәрбер мөстәкыйль милләт тарихи сәясәт төзи дип белдерде.

-Һәрбер милләтнең тарихта үз урыны бар һәм ул урынны ныклап сакларга кирәк. Балалар өчен татар телендә тарихи мультфильмнар, китаплар чыгара башларга кирәк дип саныйм. Заказ булган очракта галимнәр бу эшне башкарып чыга ала. Бу китаплар ярдәмендә балаларның кызыксынуы артыр иде,-диде Татар тарихы һәм заман комитеты җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*