tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видео урнаштырды
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видео урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видео урнаштырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды. Бүген аңа 86 яшь тулды.

Ул Минтимер Шәймиевкә игътибары, киңәшләре һәм Татарстанга чын күңелдән тугры булганы өчен рәхмәт белдерде.

Видеода Шәймиевнең төрле елларда төшерелгән фотолары белән танышырга мөмкин, шулай ук аның Татарстанның беренче лидеры, ТР Дәүләт Киңәшчесе вазифасындагы, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын оештыру инициаторы һәм аның попечительләр советы рәисе сыйфатындагы төп казанышлары бәян ителә.

«Шуңа күрә дә борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге яңадан торгызылды, Болгар ислам академиясе төзелде һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә реставрация ясалды, «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары сафка бастырылды, – дип санап үтелә роликта. – Аның тормыш фәлсәфәсе нәкъ менә шуннан гыйбарәт».

Сылтама: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*