tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: “Дастаннарда безнең милли аңыбыз бар”
Дамир Исхаков: “Дастаннарда безнең милли аңыбыз бар”

Дамир Исхаков: “Дастаннарда безнең милли аңыбыз бар”

Милли Шураның Бюро утырышында “Дастаннар елы” хакында да фикер алыштылар. Бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков хәзерге вакытта моның буенча эш планы төгәлләнү алдында дип белдерде.

  • Дастаннар елы буенча план төзелә. Татарларның милли аңында проблемалар бар. Тел белмәү тоткарлыклар тудыра. Татарларның дастаннары юк дигән фикерләр дә яңгырый. Моның сәбәбе шунда, без үзебезнең дастаннарны популярлаштырмаган. Ә чынлыкта 100 дастаныбыз булуы билгеле. Әлеге мәсьәләләр исәпкә алынып “Дастаннар елы” игълан ителде дә. Шуны онытмаска кирәк, дастаннар эчендә безнең милли аң бар. Балаларга да алар аркылы кем икәнебезне аңлата алабыз. Халыкка да тарихта бөек милләт булганлыгыбызны аңлатырга кирәк. Балалар өчен дастаннар буенча кулланма әсбаплар булдыру мөһим. Шул ук “Идегәй”нең дә балалар өчен версиясен ясарга кирәк. Мәктәпләрдә театраль төркемнәр эшли. Аларда да дастаннарны кызыклы алымнар белән кертергә була дип уйлыйм. Төп проблема  – төбәкләргә дә чыгу. Аларда да аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Моны Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә генә башкарып чыгып була.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: “”Дастаннар елы” дип игълан итүебез бик урынлы һәм дөрес булды. Бу эшне бер ел белән генә туктатырга ярамый. Киләсе елларда да дәвам итәрбез дип уйлыйм,” – дип белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*