23 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм рәисенең I урынбасары Ренат Вәлиуллин Татарстанның Кырымдагы һәм Севастополь шәһәрендәге вәкәләтле вәкиле Руслан Шаяхмәтовны кабул иттеләр.
Руслан Шаяхмәтов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм шулай ук татар конгрессының эшчәнлеге белән танышты.