Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе рәисе Энвер Усеиновны кабул итте
Ренат Вәлиуллин Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе рәисе Энвер Усеиновны кабул итте

Ренат Вәлиуллин Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе рәисе Энвер Усеиновны кабул итте

Бүген, 23 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Ренат Вәлиуллин Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе рәисе Энвер Усеиновны кабул итте.

Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе 2008 елның 19 декабрендә оешып эшли башлаган, хәзерге вакытта Кырым республикасының 10 милли мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнәләр. Бу мәктәпләргә спортның әлеге төре белән  профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен махсус көрәш матрасслары,  кирәкле материаллар алганнар, уку йортларында тәҗрибәле тренерлар эшли.

Кырым Республикасының “Көрәш” Федерациясе рәисе Энвер Усеинов Сәмәрканд шәһәрендә туган, ләкин тамырлары белән Тамбов губерниясенең Елатым өязе Саз шәһәреннән (хәзерге Рязань өлкәсе территориясе).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*