tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада Туфан Миңнуллинны искә алдылар
Буада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Буада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

23 мартта Буаның сатира театры бинасында драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте. Нигездә чара “Туфан – Туфан инде ул” фильмын тәкъдим итүгә багышланган иде. Иң башта җыелган халыкны, кунакларны Буа театры җитәкчесе Раил Садриев сәламләде. Чарага башлыча районның мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар килгән иде.

Казан кунаклары: беренче чиратта фильмның авторлары Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан кинематографистлар берелеге рәисе, быел шушы эше өчен Тукай бүләгенә кандидат, режиссер Илдар Матуров, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, дәүләт бүләкләре лауреаты Ринат Таҗетдинов, җәмәгать эшлеклесе, журналист Ислам Әхмәтҗанов, Туфан Миңнуллинның хатыны – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова һәм кызы белә кияве – тамашачылар белән бергәләп фильмны карадылар.

Соңыннан кунаклар һәм хуҗалар Туфан Миңнуллин белән бәйле ихлас истәлекләре белән бүлештеләр. Буада яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнур Айзат Туфан Миңнуллинга багышланган шигырен укыды, аның язмасын Нәҗибә ханымга бүләк тә итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*